поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.06.2021 Бәйге

Бүген “Балачак җыры” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Бүген «ШАЯН ТВ» каналы студиясендә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы оештырган “Балачак җыры” бәйгесенең 2 нче сезонында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы үтте!

Тамашачылар өчен исә тантананы рәсми сайт һәм You tube канал аша туры эфирда карау мөмкинлеге тәкъдим ителде.
Бәйге максаты татар телендә балалар өчен җырлар иҗат итүче шагыйрь һәм композиторларны барлау, шул җырларны таныту, балалар репертуарын татар җырлары белән баетудан гыйбарәт.

Быел «Балачак җыры 2021 » бәйгесенә 110 җыр килде. Бу узган елгыдан ике тапкырга күбрәк! Иң яшь катнашучыга 23 яшь булса, иң өлкәненә 90 яшь! Профессиональ композиторлар, танылган шагыйрьләр белән беррәттән бәйгедә үзешчәннәр дә катнашты. Арада төрле һөнәр ияләре бар. Табиблар, укытучылар, фән эшлеклеләре, тәрбиячеләр һәм башкалар. Катнашучыларның географиясе дә киң. Үз иҗат җимешләрен Татарстан гына түгел, Мәскәү, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез дә җибәрде.

Жюри ике составта эшләде. Беренче төркемдә профессионаллар, ягъни әдәбият, сәнгать, музыка, педагогика өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән шәхесләр булса, икенче төркемдә – балалар: музыкаль бәйгеләр лауреатлары, «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары, блогерлар.
Һәм ниһаять җиңүчеләр исемлеге билгеле. Менә алар:

«Дәү әни» җыры
Авторлар: Гөлзар Вәлиева, Раилә Гайнуллина

«Бал корты» җыры
Авторлар: Фәннур Галимов, Сания Әхмәтҗанова

«Мин татарча сөйләшәм» җыры
Авторлар: Эльвира Сафина, Фирүзә Хафизова-Насыйбуллина

«Композитор чыпчыклар» җыры
Авторлар: Сәүия Минһаҗева (Фәнис Яруллин), Лидия Әхмәтова

«Светофор» җыры
Авторлар: Резеда Фәрхетдинова, Эльмира Шәймәрданова-Гыйльфанова

Җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар җыелды:

1. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе М.Г.Əхмәтов;

2. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы А.Р. Зарипов;

3. «Яңа гасыр»телерадиокомпаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы И.Ю. Әминев;

4. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре;

5. «Балачак җыры-2021» бәйгесенең җиңүчеләре;


---
Шаян
№ --- | 01.06.2021
Шаян печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»