|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2021 Криминал
Әнисе баласын кышкы салкында төнгә сарайда калдыру тарихын хәтерлисезме? Дәвамы барБаласын төнлә салкын сарайда туңарга калдырган Алексеевск районында яшәгән 22 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарылды. Исегезгә төшерәбез, хатын исерек хәлдә ике кечкенә баласы белән салкын сарайга кунарга кергән. Соңрак өлкән баласы туңа башлагач, икенче сабыен калдырып ул иске, җылытылмый торган өенә кереп китә. Ике бала да бик каты туңа. Суд хатын-кызны кече яшьтәге баланың сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян салуда, үтерүгә омтылуда, шулай ук ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәүдә гаепле дип таныды.
Гаепләнүче әни кешене гомуми режимлы колониягә 2,2 елга хөкем иттеләр һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм иттеләр. Әмма кыз әлеге карарга шикаять бирергә ниятли.
Хәзер балалар приютта. Казанда яши. Аларның әбисе элегрәк шулай ук ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән булган, дип хәбәр иттеләр ТР прокуратурасы матбугат хезмәтендә.
--- |
Иң күп укылган
|