|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.06.2021 Криминал
9 яшьлек кыз реанимациядә үлем белән көрәшәЕкатеринбургта бер ир үзенең фатиры тәрәзәсеннән урамнан узып баручы очраклы кешеләргә һәм машиналарга бер сәбәпсез “Вепрь” ау карабиныннан ут ачкан иде. Атыш урынына Росгвардия һәм СОБР отрядлары килеп җиткән. Фатирын штурмлап, атучыны кулга алганнар. Нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән, шул исәптә 9 яшьлек кыз бала. Ул шәһәр дәваханәләренең берсендә авыр хәлдә реанимациядә ята.
Атыш урынынада полицейскийлар 70тән артык гильзалар, ә шикләнелүченең фатирында корал арсеналы тапканнар. Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсе вәкиле Валерий Горелых сүзләре буенча, шикләнелүче Сергей Болков берничә дистә тапкыр утлы коралдан аткан.
Тоткарланган Болков яшәгән фатирдан “Вепрь” карабины, пневматик пистолет, “Иж” винтовкасы, 7,62 мм калибрлы патроннар һәм спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләр табылган.
Ир әлеге вакытта тикшерү изоляторында утыра.
Болковның күршеләре сөйләвенчә, соңгы берничә көн рәттән ул запойда булган. 2010 елда Эчке эшләр министрлыгыннан эштән киткәч (патруль-пост хезмәтендә эшләгән, званиесе – өлкән прапорщик), ул кырын төяргә яратучан булып киткән. Сергей Болков 1973 елда туган. Күршеләре әйтүенчә, аның еш кына агрессия өянәкләре булган, гаилә җәнҗаллары купкан.
Атышта җитди җәрәхәтләнгән 9 яшьлек кыз баланың әнисе Эльвира вакыйга ничек булуын сөйләгән.
Атыш вакытында Эльвира кызы белән машинада утырганнар. Кулына мылтык тоткан ирне кыз берене булып күрә һәм әнисенә әйтә. “Мин ышанмадым, петардалар аталар дип уйладым”, – ди ханым. Ату тавышлары көчәйгәч, хатын баласын машина сиденьесына яткырырга тели.
“Берничек тә яткыра алмадым аны. Мин паникага бирелдем. Ирем һаман юк, ул кибеттә иде”, – ди ханым.
Гаилә башлыгы кибеттән чыккач, алар тизрәк кузгалып китәргә тели. Автомобиль хәрәкәт иткәндә пуля, тәрәзәгә эләгә һәм водитель муены тирәсеннән очып, сидень аша үтә һәм кызның эченә эләгә. Ана сүзләре буенча, пуля кызның эче аша үтәли чыккан.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Донат Сорокин / ТАСС
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|