|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2021 Фаҗига
Мөслим районында янгында хатын-кыз үлгән, бала белән ир-атның тәне пешкән
Бүген төнлә 101нче янгын сагы номерына Мөслим районының Салауз-Мухан авылында Кооператив урамында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Чакыруның буенча урынга 123нче янгын часте хезмәткәрләре килеп җиткән. Алар килгәндә ут өйне тулысынча чолгап алган булган. 49 яшьлек ир-ат һәм 14 яшьлек малай янгыннан чыгып өлгергән. Аларның тәне пешкән. Икесен дә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр.
Янгын сүндерүчеләр утны сүндергәч, йорт конструкцияләрен сүтә башлаган. Йорт эчендә алар 48 яшьлек хатын-кыз мәетен тапканнар, дип яза Татар-информ.
Янгын мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан булуы ихтимал.
--- |
Иң күп укылган
|