|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.05.2021 Милләт
Марсель Вәгыйзов: “Милли мәдәниятне күрсәтә алуыбыз горурлык хисе тудырды”Ел саен безнең искиткеч гүзәл калабыз — Санкт-Петербургта Халыкара «Игелек күрү» ("Добровидение") фестивале үтә. Фестиваль программасы халык җырларыннан төзелә. Быел да әлеге зур мәдәни чара мәйданнарына сәләтле һәм үзенчәлекле коллективлар чыкты. Үз осталыкларын Русиядә яшәүче милләт вәкилләре һәм якындагы чит илләрдән килүчеләр күрсәтте. VI Халыкара халык җыры фестивале славян мәдәнияте һәм язмасы көнендә оештырылды. Санкт-Петербургта «Игелек күрү» фестивале «Сибур-Арена»да үтте. Гала — концертта Омск дәүләт урыс халык хоры, А.Н. Квасов исемендәге Дон казаклары җыр һәм бию дәүләт ансамбле, «Голос» тапшыруында җиңүчеләр, Валаамск монастыре хоры «Пташица» ансамбле һәм башка шундый билгеле коллективлар катнашты. Игелек фестиваленә 2016 елда космонавт Валентина Терешкова, Иосиф Кобзон, Дәүләт Думасы депутаты Олег Нилов һәм башка абруйлы кешеләр нигез салды. Бүгенге көндә күренекле сәясәтчеләр, билгеле артистлар, җәмәгать эшлеклеләре, малтабарлар төрле яклап олы мәдәни чарага ярдәм күрсәтә. Тәүдә фестиваль «Ауровидениегә» карата рухи — әхлаки җавап буларак уйланылган була. Әмма «Игелек күрү» фестиваленең төп билгеләнеше халыкларны һәм аларның асылын, фольклорын, милли гореф- гадәтләрен йолаларын саклау һәм үстерү. Үзендә гасырлар буена тупланган халык генын һәм үзенчәлеген саклаган бәяләп беткесез байлык ул халык таланты. «Игелек күрү» фестивалендә катнашучылар төрле халык коралларында уйнап үз халкы йолаларына һәм мәдәниятенә тугрылык саклавын күрсәтте. Ә менә аларның милли киемнәре бу тирән хисләрне тагын да ачыграк чагылдырды. Һәр чыгыш үзе бер сәхнәләштерелгән кечкенә спектакль иде. Чыгышларның бөтенесен бергә җыйганда алар җәйге акландагы чәчәк гөлләмәләрен хәтерләтте. Һәр елны фестиваль киңкатлам тамашачыга үзенчәлекле бай чыгышлар күрсәтә. «Игелек» фестивале халык сәнгатенең, аеруча халык җырының беркайчан да, беркая да югалмавын күрсәтте. Киресенчә ул яши һәм үсә, киләсе буыннарга матурлыгын һәм тугрылыгын тапшыра, дип язды Петербург матбугаты. «Игелек» фестивалендә катнашкан милләттәшебез Татарстанның атказанган артисты, халыкара җыр бәйгеләре лауреаты Марсель Вагыйзовтан әлеге олы мәдәни чарага карата булган фикерен белештек һәм үзе турында сөйләвен сорадык. «Игелек күрү» фестивалендә чыгыш ясау өчен халык моңын һәм дәртен күрсәтә торган җыр кирәк иде. «Кулда тальян гармун» җырын сайлап дөрес эшләдек дип уйлыйм. Ул отышлы булды, дип әйтәсем килә. Халык яратып каршы алды. Җырны тамашачының яратып кабул итүе, уңышы анда тальян моңы яңгырауга да бәйләнгән иде, әлбиттә. Гомумән, безнең җырларны һәркайда яратып тыңлыйлар. Илебезнең күп кенә шәһәрләрендә, сабантуйларда чыгыш ясарга туры килде, хәтта Австралиядә дә безнең туган моңнарны яңыраттым. Һәр җырчының үз юнәлеше була. Хәзерге вакытта мин онытылып бара торган халык җырларын тамашачыга чыгарам, аларга заманча төсмер бирәм. Бу бигрәк тә яшьләр өчен кирәк. Без тарихны, димәк халык җырларын онытырга һәм югалтырга тиеш түгел. Әлеге вакытта нигә кирәк ул борынгы җырлар диючеләр дә биш — ун елдан шушы фикергә әйләнеп кайтачак, дип уйлыйм", диде Марсель Вәгыйзов. Зәрия Хәсәнова
--- |
Иң күп укылган
|