|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2021 Хәвеф-хәтәр
12 яшьлек кыз табылган. Кайда йөргән дисезме?Белоретта яшәүче 12 яшьлек укучы кыз кичә кичке бишләрдә иптәшләре белән йөреп ккайтам дип урамга чыга да, шул китүдән кайтмый. Төнгә кадәр көтеп тә кызлары күренмәгәч, әти-әни полиция органнарына ярдәм сорап мәрәҗәгать итә. Төн буена борчылган ата-ана иртән генә, ниһаять, кызларының исә-сау булуы турында хәбәр ала. Эш болай була: югалган кыз кичтән бер сыйныфта укыган ахирәтенә кунакка килә һәм шунда кунып та кала. Тик, нигәдер, ата-анасына бу хакта хәбәр итми...
Хокук сакчылары кызны әти-әнисенә тапшырганнар, әлеге вакытта балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар хәлне җентекләп өйрәнә.
Фото: Башинформ.
--- |
Иң күп укылган
|