поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.05.2021 Фаҗига

"Ә бу вакытта әтисе алдагы утыргычта җан биргән...": велосипед алып кайткандагы һәлакәт турында

26 майда Биектау районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булды. Биредә 15 нче номерлы "Лада" һәм "Датсун" автомобильләре бәрелешкән. Шаһитләр әйтүенчә, 15нче модельле машина юл кырыена, кюветка очып чыккан һәм баганага килеп бәрелгән. Ә Датсун машинасы йөртүчесе Радик Мөхәммәтшин каза урынында мәңгегә күзләрен йомган.

Беренчел фаразлар буенча, илебездә җитештерелгән машина зур тизлектә хәрәкәт иткән, алда баручы машинаны узып китәр өчен каршы яктан хәрәкәт итү полосасына килеп чыккан (обгон) һәм биредә Датсун белән бәрелешкән.
Без әлеге үкенечле фаҗиганең нечкәлекләрен белешү өчен юл фаҗигасе шаһите Айсылу Гарифуллина белән элемтәгә кердек.
 
- Коркачык юлындагы борылыш элек-электән машина йөртүчеләр өчен куркыныч тудырган җир булып санала. Биредә сак булуны өндәп куелган юл билгеләре дә бар. Әмма күрәчәктер...Мин Питрәч районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлим, көн дә авылга эштән 90 чакрым кайтып йөрим, -дип сөйләде безгә Айсылу,- Кичке сәгать җидедә, барысы күз алдымда булды. Бәрелешкән кешеләр янына иң беренче булып мин килдем. "Лада" руле артында бер егет, ә "Датсун"да 5 кеше утырган иде. Шул машинаның йөртүчесе безнең кулларда ярты сәгатьтән җан бирде. Хатынына да зур зыян килгән. Сынган аягы, ярылган маңгае белән аларның 9 яшьлек кыз бала миннән ярдәм сорады, хәле авырайды. Уллары 7 яшьлек малай, шөкер, җитди яралар алмады. Иң авыры - кыз баланың миннән "Апа, төшме бу?" дип кат-кат сорап, әтисенә эндәшүе. Ә бу вакытта әтисе алдагы утыргычта җан биргән иде. Малайны тынычландырган арада, аларның кая баруларын сораштырдым, ул әтием миңа велосипед алып бирәм дигән иде, шуңа Казанга барырга чыктык, диде. Җан сыкранырлык күренешләр.
 
Фаҗига урынына күп санлы машиналар туктый, әмма ярдәм итәр урынында күпләр моны тизрәк телефоннарына төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра башлыйлар.
 
- Авария урынында хатын-кызлар арасыннан бер үзем булдым, автоматик рәвештә булды бар эшем, анда булган ир-атларга рәхмәт. Бик тә нык ярдәм булды, дөресрәге бергә булышырга тырыштык. Әмма күпчелектә битарафлык сизелде, күпме кеше тукталды, ник шунда берәрсе:"су биримме", дип эндәшмәде. Яраларны бәйләргә дә булышучы булмады, бер үзем елый-елый җәрәхәтләрне юарга да, бәйләргә дә өлгердем. Ә бит анда авыр хәлдәге биш кеше. Телефоннарын алып, фаҗигадән кызык ясап фото һәм видеога төшерүчеләрне аңламыйм да, аңларга да тырышмыйм. Гөнаһы үзегезгә. Без бер көнлек дөньяда яшибез. Бүген әлеге бәхетсезләргә шундый зур кайгы килде, әмма иртәгесе көндә сезнең белән ни буласын беркем белми. Ник шундый салкын канлы, җансыз, кешелексез кешеләр соң хәзер? - дип елый-елый сөйли безгә Айсылу. - Ул минутта сизмәдем, өйгә аяк атлап кергәч кенә аңладым булган хәлне....Терелеп чыксыннар инде берүк, кызчык өчен йөрәк яна, аның ялвару катыш сораулы сүзләре әле дә колагымда яңгырый... Бу юл һәлакәтенә очраган һәркемнең туганнары белән элемтәдә торам, "Лада" машинасы йөртүчесе 1999 елгы Павел хәзер Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана, операция ясалган. Кызчык республика балалар клиник хастаханәсендә инде ике операция кичергән. Һәрберсе янына хәлләрен белешергә барачакмын, дип үземә сүз бирдем. Күрәчәк бу, беркемне дә гаеплисем килми. Юлда йөргәндә, төрле хәлләр булырга мөмкин.  
 
Юл һәлакәтенә юлыккан Мөхәммәтшиннар гаиләсе Коркачык авылында гомер кичергән. Иске Казан авыл җирлегендә белдерүләренчә, иң тәртипле, иң булдыклы гаилә алар.
 
- Гаилә башлыгы Радик кышын урман хуҗалыгында, җәйләрен "Бөреле" хуҗалыгында механизатор булып эшләде. Ул үзе Арча районы Кәче авылы егете, Эльмирага өйләнгәннән соң, безнең авылда яши башладылар. Хуҗалыклары зур, тәртипле, тырыш гаилә. Радикның кулыннан килмәгән эше юк, тыңлаучан, хуҗалыкта да иң алдынгысы булды. Үтенеч-гозерләрне кире кага белми торган сыйфаты бар иде мәрхүмнең. Хәер, бөтен авыл халкы Радикның әнә шул «юк» дип әйтә белмәгән сыйфатын ассызыклап үтә. Барыбыз да нык кайгыра. Олы кызлары Зәринә икенче сыйныфта, кечесе Ринас беренче сыйныфны тәмамлады быел. Шундый түгәрәк гаилә бер секунд эчендә үз әтиләрен югалтты. Бик үкенечле, -диделәр безгә Биектау районының Иске Казан авыл җирлегендә.
 
— 2021 елның 26 маенда 18.56 сәгатьтә Казан - Малмыж автомобиль юлының 41 чакрымында (Биектау районы территориясе), 1999 елгы ВАЗ-2115 автомобиль йөртүчесе Казан шәһәре ягыннан Малмыж шәһәренә таба хәрәкәт иткәндә, куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлекне сайлап алмаган. «Алда баручы машинаны узу тыелган» юл билгесенә игьтибар итмәгән. Шул ук вакытта «Тоташ линия» өслектәге юл билгесен санга сукмаган, үзенең маневрының куркынычсызлыгына инанмаган. Ягьни "Лада" машинасын йөртүче берьюлы берничә кагыйдәне бозган. Нәтиҗәсе дә аянычлы: 15нче модель машинасы каршы юнәлештә хәрәкәт иткән Датсун автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән. Хәзер кеше үлеменә китергән юл һәлакәте буенча тикшерү бара, - дип белдерделәр безгә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе  пропаганда бүлегендә.
 
Уйлап кына карагыз әле, без һаман да каядыр ашыгабыз, гомеребезнең бер мизгел эчендә үтүен дә абайламый калабыз. Машина руле артына утырганнан соң да, тизлек артыннан куып, үзебезне генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куябыз. Юкса, Россия юлларында алда баручы машинаны узып китү аркасында көн дә диярлек юл һәлакәтләре булып тора. Әмма гыйбрәт алмыйбыз, һаман ашыгабыз...ялгышабыз...
 
Мөхәммәтшиннарның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 27.05.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»