поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.05.2021 Җәмгыять

15 бала әнисе Әлфия Шәйдуллина: «Акча өчен аласыңдыр, диючеләр дә булды»

Бер йөрәккә сыйган яратуны 15 нарасыйга тигез итеп бүлә алган ул. Холкына, милләтенә, сәламәтлегенә, үзенчәлекләренә артык әһәмият бирмичә генә. Унбиш баланың унөче – чит гаиләнеке, кайчандыр ятим калып, язмыш кочагына ташланган булуларына карамыйча. Кеше сүзләренә игътибар итмичә.

Азнакайдан Әлфия Шәйдуллина үзе дә балалар йортында тәрбияләнеп үскән, ятимлекнең ни икәнен яхшы чамалый. «Әти-әни» сүзен белмәдем. Әмма ятим тормышының ни икәнен беләм. Бер генә бала да ятимнәр йортында яшәргә тиеш түгел. Аларга гаилә тәрбиясе кирәк», – ди ул.
 
40 елдан артык педагог булып эшләгән кеше белми сөйләмәс, әлбәттә. Шул сүзләренә гомере буе тугры кала Әлфия ханым. Үзенең сабыйлары янына бер-бер артлы башка балаларны сыендыра. «Үз» булып Шәйдуллиннар гаиләсенә Әлфия ханымның бертуганының улы килеп керә. Юл һәлакәтендә бу баланың әнисе үлә. Әлфия ханымның энесе исә ишетмәс була…
 
– Без балаларны тәрбиягә алган чакта дәүләт программалары әллә ни юк иде. Үзем дә башта – балалар йортында, аннан коррекцион мәктәптә эшләдем. Шунда да балалар «әни» дип артымнан йөгерешә иде. Аны-моны уйламадым: ике кызны алдым да кайттым. Тагын күпмесе йөгерешә бит әле… Тагын баланы сыендырдык. Үткән елның аенда тагын ике бала тәкъдим иттеләр. Берсенә – биш, икенчесенә – тугыз яшь. Опека бүлеге, берничә айга булса да алып торыгыз инде, ди. Соң ул уенчык түгел бит инде! Яшем дә бара, карый алырмынмы, дип тә әйтеп карадым… Аларын да сыендырдык инде, – дип сөйләде Әлфия Шәйдуллина.
 
Тормыш иптәшенең дә каршы килмәве сокландыра. Балалар саны арткан саен, җаваплылык та, башкасы да арта гына бит әле ул. Гаилә үз канаты астына күпләп сабыйлар сыендыра башлагач, кеше сүзенең дә төрлесен ишетергә туры килә аларга. «Минем артымнан сөйләп йөрүчеләр, хупламаучылар да күп иде. Акча өчен аласыңдыр, дигәннәре дә бар. Берсенә дә исем китмәде! Булсын, карамыйм берсенә дә. Бер баланы бәхетле итә алуым да – куаныч», – ди ул.
 
Бәхет дигәннән, бу гаиләдәге балаларның күбесе – кызлар. Кызлы йорт – нурлы йорт, дигәннәренең ни икәнен яхшы белә Шәйдуллиннар. Бер-берләренә дә, ата-аналарына да ярдәмче, өй тирәсендә булышчы булып, Әлфия ханымнан хатын-кызга кирәк булган тәрбияне алып үсә кызлар. Әле берсе әнисенең игелекле гамәлен кабатлый – гаилә коргач, ике ятимне үзләренә сыендыра.
 
Алдарак яздык инде: балаларның нинди булуына карап тормаган Әлфия ханым. Монысы – мондый, тегесе башка төрле, дип сайланырга кибет киштәсендәге товар түгел бит алар! Гаиләдәге өч бала физик яктан сәламәт түгел, төрле авырулары бар. Әмма Шәйдуллиннарда булган мәхәббәт һәм наз бу чирләрне оныттырырга булыша.
 
15 баланы киендереп, ашатып, артларыннан җыештырып бетерергә дә күпме матди чыгым, сабырлык кирәк!
 
– Ятимнәрнең күңелләре дә гел башка төрле бит ул. Алар – кешелекле. Үзләренә тиеш ризыкны да авызларыннан өзеп бирергә әзер торалар. Балаларның кайсындыр алып кайткач, камыр ашы, боткаларга исләре китеп карап торганнар иде. Хәтта рөхсәтсез ашарга да базмадылар. Күзләрен мөлдерәтеп, «Ярыймы?» дигәндәй карыйлар иде, – дип искә ала Әлфия Шәйдуллина.
 
Әңгәмәдәшебез әйтүенчә, сабыйларны урнаштыру өчен дәүләттән фатир алулар шактый мәшәкатьле. Документ эше күп. Әмма Әлфия ханым «арыдым», «туйдым» дигән сүзләрне белми бугай. Һәр баласы өчен җанын бирергә әзер тора. Газизләренең: «Рәхмәт, әни!» – дигән сүзләре шулай яшьнәп яшәргә булышадыр аңа, мөгаен.
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.05.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»