поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
18.10.2010 Шоу-бизнес

Марсель Вәгыйзов тәүге концертына чакыра (ВИДЕО)

Быелгы концерт сезоны яшь җырчыларның беренче “сольник”лары белән башланып китте. 30-31 октябрьдә Марсель Вәгыйзов та Казан тамашачысына концерт программасын тәкъдим итәчәк, ул “Җырларымда – уйларым” дип исемләнә.

- Марсель, белүемчә син Венера Ганиеваның укучысы.

- Әйе, мин Мәдәният һәм сәнгать университетында Венера Әхәтовна классында белем алдым. Әлеге уку йортын 2005 елда тәмамладым. Соңгы елларда төрле бәйгеләрдә катнаштым. Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Салих Сәйдәшев исемендәге, “Татар моңы-2010” Халыкара конкурслар лауреатымын.

- Концерт оештыру җиңел түгел, бигрәк тә яшь җырчыларга. Ә син куркып тормагансың, ике көн концерт бирәсең.

- Һәрбер җырчы өчен сольный концерт кую иң зур хыялларның берседер, минемчә. Минем дә күптәнге теләгем ул. Менә быел, ниһаять, шушы хыялымны тормышка ашырырга иде исәп. Аны оештырганда әллә ни кыенлыклар туды дип әйтмәс идем, чөнки дусларымның күп булуын аңладым, алар ярдәм иттеләр. Иҗатымны хөрмәт итүчеләрнең дә шактый икәнлеген белдем. Бик сөенеп йөргән көннәрем. Алла бирса, Казанның Филармония концерт залында әйбәт кенә  чыгыш ясарбыз дип өметләнәм.

- Анда кемнәр катнашачак?

- Концертыма якташларым Венера Ганиева, Рәсим Низамов, Фәрит Хатыйповны чакырдым, аларга ихтирамым бик зур. Шулай ук авылдашым Фәридә Минһаҗева катнашачак, ул быел “Йолдызлык-Созвездие” конкурсында юмор әсәрен сөйләү буенча җиңү яулаган кызчык. Яшь җырчы Айгөл Шәйхетдинова да җырлаячак. Сәхнәдә эстрада җырлары да, халык җырлары да яңгыраячак, Венера Ганиева белән операдан дуэт җырлачакбыз, Рәсим Низамов белән дә дуэт башкарырбыз. Концертны Алмаз Хәмзин белән Фердинанд Хафизов алып бара.

- Залда якыннарың, дусларың, теләчелеләр күпләп җыелып, синең өчен куанып, көч биреп  утырсыннар, без дә уңышлар телибез сиңа!

- Бик зур рәхмәт! 30 һәм 31 октябрьдә булачак концертыма рәхим итегез! 

 

 


 


Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 18.10.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»