|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.05.2021 Дин
Икенде намазын вакытыннан алданрак укысаң ярыймы?"Икенде намазын каза кылырга ярамый дип ишеттем. Бу дөресме? Юк икән, казага кылып уку тәртибен өйрәтсәгез иде. Икендене вакытыннан иртәрәк, бер-ике сәгать алдан укырга ярый дип тә әйтәләр. Ачыклык кертсәгез иде", - дип сорый Яшел Үзәннән Сәрия Гыйләҗева. Казанның “Дин Ислам” мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт ИБӘТУЛЛИН:
— Билгеле бер сәбәпләр аркасында икенде намазын вакытында укый алмагансыз икән, аны каза кылып башкарырга була. Казага калдырып укыганда да дүрт рәкәгать фарыз саклана. Бары ният кенә башка була. Йә, Раббым, казага калган йә вакытында укый алмаган дүрт рәкәгать икенде намазымны кабул ит, дияргә кирәк. Казага калып намаз укыганда да тәртипне саклау мөһим. Әйтик, өйлә намазыгыз калган булса, башта аны, аннары икендене укырга кирәк. Яки ахшам намазы вакыты кергән икән, башта казага калган икендене, аннары ахшамны уку дөрес булыр. Дөрес, әгәр ахшам вакыты чыгарга санаулы вакыт калса, башта тиешлесен укырга кирәк. Чөнки анысы да казага калырга мөмкин. Бер көнлек намаз калганда шулай укыла. Әгәр берничә көнлек каза җыелган икән, тәртипне саклау шарт түгел. Шулай да мөмкинлек булганда, барысын да тәртип буенча укысаң хәерле.
Икенде намазын вакытыннан алда уку дигән сүз бар. 1-2 сәгать алдан уку турында сүз бармый. Әмма 15-20 минут алдан укырга ярый.
--- |
Иң күп укылган
|