поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
24.05.2021 Язмыш

"Эльвираның йөзе гел нурлы иде. Гел елмаеп сөйләште..."

Кыз 7нче һәм 8нче майларда Мамадыш районының Көмешкүл авылындагы туганнарында булган. Ә инде тагын 3 көннән – 11нче майда Казанда ул укыткан 175нче гимназиядә бөтен дөнья җәмәгатьчелеген тетрәткән вакыйга булды һәм Эльвира гәүдәсе белән укучыларын каплап, башкисәр кулыннан һәлак булды.

– Мәктәптә укыган чагында да Эльвира җәйге каникулларында гел бездә булды. Ике ай да, өч ай да торып китә иде, – ди Фаимә Кави кызы Мутигуллина.
 
Фаимә – Эльвираның әнисе Рәзифәнең бер туган сеңлесе. Алар Әтнә районының Түбән Шашы авылыннан. Фаимәгә алты яшь чакта әтиләре вафат булып, ятим үскәннәр. Арча ашханәсендә практика узган чагында техникумда укучы Мамадыш районының Көмешкүл авылы егете Илнур Габделбәр улы белән танышып, аны армиядән көтеп алган. Ул армиядән кайткач, Көмешкүлгә килен булып төшкән.
 
– Без Рәзифә апа һәм Камил баҗай (паспортча исеме Николай, авт.) белән гомер буе аралашып, кунакка йөрешеп яшибез. Өебезне, каралты-кураларыбызны җиткергәндә дә гел кайтып булыштылар. Мин фермерлык та алып барам. Егерме гектар җиребез бар. Ике гектары  – печәнлек. Печән вакыты җиткәч, икесе дә отпуск алып, безгә булышырга кайталар, печәнне җыеп, алып кайтып урнаштырырга ярдәм итәләр иде. Бик ачык, ярдәмчел һәм эчкерсез гаилә. Эльвираның йөзе гел нурлы иде. Гел елмаеп сөйләште. Юк, дип әйтә белмәде, – ди Илнур.
 
– Башта алар Дербышкада кечкенәрәк кенә фатирда яшәделәр. Кабат Казаннан ипотекага өч бүлмәле фатир алдылар. Узган ел түләп бетергәннәр иде. Кызыбыз Язилә, югары уку йортына кергәч, аларда торып укыды. Кабат уртанчы кызыбыз Рәзилә Казанга имтиханнарын бирергә барганда аларда тора иде. Эльвира эшли башлагач та гел бүләкләр алып кунакка кайта иде. Опекага ике бала алгач, аларны Казанга алып бардым. Казан буенча бөтен җиргә безне гел Эльвира алып йөрде. Гимназиядә укыта башлагач та, өендә мәктәптәге кебек иде. Укучылары аның янына гел килеп йөрделәр. Үзенең бөтен белемен башкаларга бирергә ашкынып яшәде, – дип искә ала Фаимә.
 
Илнур белән Фаимәнең балаларына да телефоннан өй эшләрен эшләргә булышкан. Гел шалтыратышып торганнар.
 
7нче майда барысы җыелышып кайтканнар. Эльвира бөтенесенә күп итеп бүләкләр алган. Бөтен матбугат чаралары инде хәбәр иткәнчә, яшь булса да, Татарстанның иң яхшы мөгаллимнәре исемлегендә йөргән ул, Россия Президенты грантын оту өчен документлар тапшырырга әзерләнгән. Кеше үзенең бу фани дөньядан китәсен берничә көн алдан сизенә, әмма үзе аңламый, диләр бит. Эльвира да, гомер булмаганны, бу кайтуында бөтен җирне фотога төшереп йөргән. Сыерларны, песине, су буйларын да... Май беткәч, машина йөртергә таныклык аласы булган. Киткәндә Фаимә апасына: “Право алгач та үзем рульдә кайтып, сезне Әтнәгә алып барам”, – дигән. “Кочаклап озатып калдым”, – ди Фаимә.
 
11нче май көнне Эльвираның дәресләре булмый. “Булышасым бар”, – дип, гимназиягә китә. Кораллы ерткыч уку йортына бәреп кергәндә ул коридорда булган. Аның мылтыгын төзәгәнен күргәч, гәүдәсе белән ике укучыны каплаган.
 
– Без ул көнне Мамадышка барган идек. Казан мәктәбендә фаҗига булганын шунда ишеттек. Безнең гаиләгә дә бәйләнеше бардыр, дип башыбызга да китереп карамыйбыз бит әле. Авылга кайтып җитәргә 10 километрлап калган иде. Язилә кызыбыз, интернетка куйганнар, анда Эльвира да үлгән икән, дип шалтыратты. Икебез дә коелып иңдек. Өйгә кайткач, интернеттан эзли башладык. Башта ул һәлак булучылар исемлегендә юк иде. Абыйсына шалтыраткан идек, “Морглардан эзлим”, – диде, – дип сөйләде Илнур.
 
Эльвираны Казанның Мамадыш трассасы буендагы мөселман зиратына җирләгәннәр.
 
Фаимә эштәге иптәшләреннән сорап, апасы янына китә, берничә көн аның янында булып кайта. Газиз балаңны югалту – дөньяда иң авыр нәрсә. Мәңге төзәлмәүче, гомер буе сыкраучы йөрәк ярасы ул. “Үзем эшли торган Көмешкүл балалар бакчасы мөдире Рәмис Әхмәтгали улына, хезмәттәшләрем Сәкинә белән Ләрисәгә рәхмәт инде. Хәлемә керделәр, авыр көннәрендә апа янында булырга мөмкинлек тудырдылар”, – ди Фаимә. Апасы Рәзифә пенсиягә чыккан булган инде. Өйдә утыру читен бит дип, эшләп йөргән әле. Кызы Эльвира да: “Әни, ял ит инде. Акча җитә бит”, – дия торган булган.
 
Фаимә һәм Илнур Мутигуллиннар – Көмешкүлнең үрнәк гаиләсе. Опекага да бала алганнар. Илнур – күмәк хуҗалыкта инженер да, рәис урынбасары да, профсоюз оешмасы рәисе дә булган. Хәзер фермерлык алып бара. Көмешкүлнең хәзрәте дә ул бүгенге көндә.
 
Илнур белән Фаимәнең кызлары Рәзилә Эльвира апасына багышлап шигырь дә чыгарган. Менә аның берничә юлы:
 
“Синең елмаюлы йөзеңне

Килә минем  күрәсе.

Тагын бер генә булса да,

Кочасы һәм үбәсе!”
 
Әти-әниең, туганнарың гына түгел, Көмешкүл урамнарында һәм су буйларында бергә уйнап үскән дусларың да, Синең көләч йөзеңне, ихлас көлүләреңне онытмас, Эльвира! Бу язмабыз Синең рухыңа дога булып барып ирешсен! Ходай әти-әниеңә сабырлыклар бирсен!
 
Минневәрис Мингалиев, http://mamadysh-rt.ru/

---
Матбугат.ру
№ --- | 24.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»