поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
23.05.2021 Дин

“Алар Раббыларына төннәр буе аягүрә торып та, сәҗдәгә китеп тә гыйбадәт кылалар”

Рамазан ае бәгыренең иң күркәм почмагында Коръән иңдерелгән Кадер кичәсе яшеренеп тора. Аның төгәл көне билгеле түгел. Бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр бу кичәне Рамазан аеның ахыргы ун көненең так саннары арасыннан эзләргә кушкан. Кайбер хәдисләрдә бу кичә 21, 23, 25, 27 көннәрдә дип әйтелә.

Мөселман кешесе Рамазан аеның ахыргы ун көненең һәр төнен, Кадер кичәсе дип белеп, гыйбадәттә уздырырга тиеш. Менә шул вакытта ул уңышка ирешәчәк һәм Аллаһ Тәгалә каршында хәерле бәндәләрдән булачак. Кадер кичендә гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылудан да изгерәк.
 
Шушы форсаттан без дә, Сызран шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, остазыбыз Әнүзә Мостакаева җитәкчелегендә, “Фәйзулла” мәчетендә Кадер кичәсен каршы алып озаттык. Ифтар мәҗлесен Алия Хәйрова, Әнвәрия Гафурова, Наилә Кирпичева, Рушания Низамиева үз хисабына әзерләгәннәр иде. Ифтардан соң ахшам, ястү намазларын һәм тәравих укып, төнгә нәфел гыйбадәтләре, истигъфар кылып, “Фәйзулла” мәчетендә Кадер кичен каршы алдык. Кылган изге гамәл-гыйбадәтләребез өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирсен иде.
 
Игътикяф кылганда, күңелләребез сафланып, йомшарып китеп, Аллаһ Тәгаләгә якынайдык. Төнлә гыйбадәт кылучылар турында бер аятьтә болай дип әйтелгән: “Алар Раббыларына төннәр буе аягүрә торып та, сәҗдәгә китеп тә гыйбадәт кылалар”. Шуңа күрә төнлә нәфел гыйбадәтләре кылучы мөселманнарның йөзләре шундый матур һәм нурлы, чөнки алар Рәхмәтле Аллаһ белән калалар.
 
Без, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, Кадер кичәсенең шундый изге төн икәнен аңлап, күңелләребез иман нуры белән тулып, өйләребезгә таралыштык.
 
 
Гөлнара ДӘҮЛӘТШИНА.
 
Сызран шәһәре.

---
Бердәмлек
№ --- | 23.05.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»