поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.05.2021 Дин

Мөселман балалары өчен “Ид аль-фитр Рамазан” бәйрәме уздырылды

Үткән якшәмбедә Самараның “Чайка” чаңгы базасында мөселман балалары өчен “Ид аль-фитр Рамазан” бәйрәме уздырылды. Ул Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте ярдәме һәм катнашында оештырылды.

Көн кызу булуга карамастан, гадәти булмаган бәйрәмгә халык бик күп җыелган иде. Чараны алып баручы Сабир Галимуллин бәйрәмне ачып җибәргәч тә, күпчелек балалар батутларга барып ябырылдылар, икенчеләре спонсорлар әзерләгән тәм-томнар артыннан чиратка бастылар. Әлбәттә, дини бәйрәм моның өчен генә оештырылмаган иде. Сабир Галимуллин “Ид аль-фитр Рамазан” бәйрәменең мәгънәсен аңлатып, балалар өчен дини конкурслар оештырып җибәрде.
 
Беренче конкурста Коръән сүрәләрен укучы балалар һәрберсе белгән догаларын әйтеп, кирпеч формасындагы шакмаклардан өй кордылар. Төзелеп беткән өй түбәсендә “Ураза бәйрәме мөбарәк” дигән сүзләр язылган иде.
 
Икенче бер конкурста балаларга бүләк итеп бирелгән куыклар эченнән хәдисләрнең яртысы язылган кәгазь кисәкләре килеп чыкты. Бу “Хәдисне дәвам ит” дигән конкурс иде. Балалар белгән хәдисләрне дәвам итеп, дини белемнәрен күрсәттеләр, ә белмәүчеләр киләсе бәйрәмгә дога өйрәнеп килергә вәгъдә иттеләр.
 
 
Соңгы уенда балалар, түгәрәккә басып, Аллаһы Тәгаләгә ни өчен рәхмәтле булуларын белдерделәр. Бәйрәмгә килгән һәр балага бүләккә “Тәһарәт алу тәртибе” дип аталган брошюра тапшырылды.
 
Уен-конкурслардан соң буш вакыт игълан ителде. Ямьле табигать кочагында кемдер чабышып уйнап йөрде, кемдер дус-ишләре, туганнары белән аралашты, кемдер тамак ялгап алды. Соңгылары өчен түләүсез пылау, хот-дог, шикәрле мамык, туңдырма, попкорн, чәй һәм төрледән-төрле тәмләшкәләр тәкъдим ителде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, “Яктылык “ мәктәбе укучылары, волонтерлар буларак, оештыручыларга һәм кунакларга хезмәт күрсәттеләр.
 
Азан тавышы ишетелү белән уен-көлке тәмамланды, олылар да, балалар да намазга бастылар. Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин намазны үзе алып барды һәм ахырда килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде.
 
Бәйрәмнең төп өлеше тәмамланса да, халык өйләренә кайтырга ашыкмады, нәкъ Сабан туендагыча, олылар аралашып, балалар чабышып, кичкә кадәр ял иттеләр, киткәндә шушы матур бәйрәмне оештырган өчен Диния нәзарәтенә, чыгымнарны каплаган хәйрия-челәргә һәм оештыручыларга рәхмәтләрен әйтеп таралаштылар.
 
 

Гөлгенә СӘЛАХОВА
Бердәмлек
№ --- | 21.05.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»