|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2021 Криминал
Кинорежиссерны өйләнүдән баш тартканы өчен әти-әнисе үтергәнИранда 47 яшьлек ирне өйләнүдән баш тартканы өчен әти-әнисе үтергән һәм тураклаган. Кинорежиссер Бабак Хоррамдин 2010 елдан бирле Бөекбританиядә яшәгән һәм шушы көннәрдә Иранга әти-әнисе янына кайткан. Кайту белән әтисе белән әнисе аны өйләнергә кыстый башлаган. Гаилә корырга ашыкмавын белгәч, әтисе белән улы арасында сугыш чыккан, әти кеше ачуыннан пычак алып газизенә кадаган.
Полиция хезмәткәрләре режиссерның гәүдәсен Тегеран шәһәре яныннан тапканнар.
Тикшерү барышында ачыклануынча, өч ел элек бу ата-ана кызларын да теге дөньяга озаткан булган. Ун ел элек исә кияүләре белән исап-хисап ясаганнар.
Режиссерның әти-әнисе кулга алынган, җинаять эше ачылган.
Чыганак: vse42.ru
Фото: smi.today
--- |
Иң күп укылган
|