|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2021 Хәвеф-хәтәр
Казанда алтынчы каттан тәрәзә пәрдәсен бәйләп төшәргә җыенган әбине коткарганнарБүген иртән Казанның Серов урамында өлкән яшьтәге хатын-кыз тәрәзә пәрдәсен бәйләп алтынчы каттан төшмәкче булган. Әби балкон тәрәзәсеннән ярдәм сорап кычкырган, аннары тәрәзә түлен төшерә башлаган, дип яза Татар-информ. Узып баручылар әбине күреп алган һәм ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шалтыраткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр өлкән яшьтәге хатын-кызның фатирына кереп коткарырга өлгергән. Хатын-кыз зыян күрмәгән.
--- |
Иң күп укылган
|