поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.05.2021 Хәйрия

"Күз яшьләрен тыя алмадык..." - «Болгар радиосы» Буа, Апас, Тәтеш җирлегендә урнашкан картлар йортында булып кайтты (ФОТО)

Май башында "Болгар радиосы" хәйрия акциясен игълан итте. Һәрбер теләгән кеше картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларга гигиена кирәк-яракларын, бүләкләр алып килә алды. Бәйрәм ялларына карамастан, радиотыңлаучылар бер-бер артлы картларга дигән бүләкләрен алып килде.

Картлар радио хезмәткәрләрен шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды. Радио исеменнән әлеге җирлеккә "Болгар радиосы" алып баручысы Дилбәр Фәиз, программа директоры Резедә Нигъмәтуллина һәм "Яңалыклар" хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов барды. 

"Картлар аралашуга мохтаҗ, читтән килгән кешегә мөккибән китеп торалар. Монда төрле язмышлы әби-бабайлар яши. Кемдер ялгыз, кемнедер гаиләсе калдырган, кайсыларының өйләре янган... . Монда картлар өчен барлык уңай шартлар да тудырылган. Тәрбиячеләребез һәрберсенә олы игътибар бирә", ди Апас муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина. 
 
Алып баручы Дилбәр Фәиз мондый акцияләрнең беренчегә булмавын искәртеп узды: "Мондый акцияне «Болгар радиосы» дүртенче тапкыр оештыра. Моңа кадәр без балалар йортына, акылга зәгыйфьләр дәваханәсенә йөри идек. Быел картлар йортына барырга булдык. Монда тәрбияләнүче һәр кеше үз язмышы белән бүлешергә ашыкты. Елый-елый хатирәләре белән бүлеште. Үзебез дә күз яшьләрен тыя алмадык...", диде ул.
 
Радиотыңлаучылар китергән бүләкләрен әби-бабайларның кулына тапшыруны сорадылар. Без әлеге үтенечне үтәп һәр кеше бүләкләр өләшеп чыктык. Оешма өчен аерым тартмачыкларга җыелган гигиена кирәк яраклары да тапшырылды. Картлар аларның язмышына битараф калмаган һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 18.05.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»