поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
17.05.2021 Мәдәният

Тукайны укый беләбезме?

Самараның “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы өченче тапкыр оештырган Бөтенроссия шигърият конкурсы быел Габдулла Тукайның - 135, Муса Җәлилнең 115 еллык юбилейларына багышланган иде.

Әлеге конкурсның оештыручысы - “Татар - Дуслык” сайтының баш мөхәррире Искәндәр Сәетов сүзләренә караганда, конкурста өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләре һәм Самараның “Яктылык”, Кошелев микрорайоны, Южный город мәктәпләре, Төмән, Свердловск, Пенза өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары, Татарстан һәм Чувашия республикаларыннан 370 укучы катнашкан. Бу былтыргы күләмле конкурска караганда шактый күбрәк.
 
Габдулла Тукайның туган көнендә башланган конкурс берничә этапка бүлеп үткәрелде. Самарада яшәүче башкаручыларның сайлап алу конкурслары 23 апрельдә - “Яктылык” татар мәктәбендә, 24 апрельдә - Кошелев микрорайонының 7 санлы мәктәбендә, 27 апрельдә - Южный городта һәм 26 апрельдә татар теле дәресләре укытыла торган авыл мәктәпләрендә уздырылды. Сайлап алынган балаларның бер өлеше 28 апрельдә Самараның “Победа” мәдәният йортында уздырылган Гала-концертта катнаштылар. Башкалары, төрле сәбәпләр, шул исәптән заман чире аркасында, чарага килә алмый калдылар. Шуңа да аларның чыгышларын компьютер аша гына бәяләргә туры килде. Балалар саны артык күп, башкару рәвеше һәм сыйфаты төрле, чыгышлар өч телдә (татар, рус, казах) булганлыктан, бәяләү дә бик читен булды, дип әйтер идек. Киләчәктә катнашучыларны теле, яше, әзерлеге буенча төрле төркемнәргә бүләргә кирәктер, бәлки.
 
Компьютер аша баланың чыгышын бәяләү дә дөрес үк түгелдер, дип уйлыйбыз. Беренчедән, күп очракта видеоязма яисә тавыш сыйфаты әйбәт түгел. Икенчедән, күп башкаручылар татар теле чисталыгы дигән төшенчәгә бөтенләй игътибар бирмиләр. Иске Ярмәктәге, Мәчәләйдәге кебек “ч”, “к” хәрефләре әйтелеше каты булган җирле диалект кына булса, кул селтәп тә булыр иде. Тик рус телле балалар татар телендәге шигырьләрне аңламыйча ятлаган чыгышлар галочка өчен генә җибәрелгән булып тоела. Сүзләрнең, хәрефләрнең әйтелеше дә күп очракта русчадан алынган. Бу тенденция татар авылларына да хас. Мәсәлән, соңгы елларда чиста татар авылы булып саналган Гали авылы балаларының сөйләм телендә күп хәрефләрнең русчалатып әйтелүе күзәтелә башлады (әти - әтьи, тик - тьик һәм башкалар). Дөрес, Гали авылы укучылары Әнәс Латыйповның, Айрат Харисовның, Алия Савловецның сөйләме чын Гали авылы теле булып яңгырый. Башкару осталыгы да өстәлгән очракта, киләчәктә алар югары призларны яулар, дип уйлыйм.
 
Шулай ук Камышлы районының Балыклы авылыннан - Рөстәм Иногамовны, Иске Усманнан - Эльза Гайсинаны, Яңа Усманнан Самир Гыйльметдиновны билгеләп үтәр идем. Башка чыгышлар өстендә әле күп эшләргә туры килер. Ә менә Иске Ярмәк авылы шигырь сөйләү осталыгы буенча беренче позицияне бирми – Эльвира Сәлахова, София Шәрәфетдинова, Валерия Горбунова, Азалия Сафиуллинаны бик оста башкаручылар, дип атарга була. Тик үткән поэтик конкурсларда иң югары урыннарга лаек булган София Шәрәфетдинова, быел Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигырен сөйләгәндә, “ч” хәрефен [тщ], “җ” хәрефен [дҗ], “гомер” сүзен гөмер дип әйтүе дөрес дикциягә туры килеп бетмәде. Хәер, лауреат кешегә карата таләпләр дә кырысрак була, әлбәттә. София үпкәләмәс, быелгы хаталарын төзәтеп, тагын да остарак башкаручы булып танылыр, дип ышанабыз.
 
Шәһәр балаларына килгәндә, Кошелев бистәсенең 7 санлы мәктәбе балалары сөйләмендә, киресенчә, “чын безнеңчә матур, милли” телне ишетергә туры килде, дип саный жюри әгъзасы Нурзидә Фәйзуллина. Миләүшә Рәхмәтуллина укыткан татар төркеменә әле ярты ел гына булуга карамастан, балалар бөтен татар сүзләрен дә дөрес итеп әйтәләр. Бу, әлбәттә, укытучы гына түгел, ата-аналар казанышы да. Шушы татар төркемендә укучы Регина һәм Сафия Хәсәншиналар, Камилә Рәхмәтуллина, Самира Нуретдинова бик тә сыйфатлы чыгыш күрсәтә алдылар. Шулай ук Южный город мәктәбе укучылары, шул исәптән, Руфинә Гарифуллина (укытучысы - Нурия Якупова) да лауреат исеменә лаек булдылар.
 
“Яктылык” мәктәбендә укучы Әминә Абдуллованың, Алсу Касыймованың, Ильяс Шәкүровның чыгышлары, 4 “Б” сыйныфы укучыларының “Эш беткәч уйнарга ярый” инсценировкасы, Альмира Сәетова, Камилә Газизова һәм хор башкаруындагы “Туган тел” җыры (рәсемдә) югары дәрәҗәле чыгышлар арасында.
 
Бу видеодагы башкаручыларны дикция, сөйләм чисталыгы, хәрефләрне татарчалап әйтүләре буенча тикшерү иде. Әле бит артистизм, кием-салым, фон һәм җиһазлар да видео яздырганда мөһим нәрсә. Диварга яисә класс тактасына сөялеп диярлек шигырь уку һич тә дөрес түгел. Артта шигырь эчтәлегенә туры килгән перспектива, ә шигырь сөйләүче шул фонның табигый бер өлеше булып күренергә тиеш.
 
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә: конкурска җибәрер алдыннан укытучылар видеоязмаларны тикшерсеннәр, җитешсезлекләрен күрсәтеп, кат-кат яздырсыннар, камилләштерсеннәр иде. Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек бөек шагыйрьләребезнең шигырләрен уку ул югары иҗат, кечкенә генә театр дәрәҗәсендә булырга тиеш. Мисал итеп, Казанның “Адымнар” автоном белем бирү уч-реждениесе укучысы Ислам Хәйдәров җибәргән чыгышны күрсәтер идек. Видео башында 11 яшьлек малай, Тукайныкы кебек костюмнан киенеп, борынгы язу өстәле артында утыра, “Шүрәле” әкиятен яза булса кирәк. Ашыкмый, позасы табигый. Яза-яза да ни язганын укып чыга, аннары торып рояль янына килә. Бер юкка кулларын селтәмичә, бармак ишарәләре, күз, баш хәрәкәте белән генә хикәятен тасвирлый, хисләрен белдермәсә дә, тамашачы аның эчендә нинди энергетика, талант кайнавын сизә, видеотасманы кат-кат карый, шигырь сөйләүче күрсәткән сценкага күңеле белән ышана...
 
Икенче мисал - үткән елгы Гран-при иясе Иске Ярмәк мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы София Шәрәфетдинова. Ул быел жюри әгъзаларын Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкару осталыгы белән әсир итте. Монда да артык кул хәрәкәтләре юк, эчке мохит, татар телебезне, әниебезне, илебезне сөю хисләре һәм челтерәп аккан саф чишмә тавышы гына... Рәхмәт, София, чын ләззәт бүләк иттең җырың белән.
 
Шулай ук Краснодар краеннан 5 яшьлек Владислав Пострыгайның чыгышы да башкалардан нык аерылып тора. Ул, бер хәрәкәтсез, баскан көенә Муса Җәлилнең “Красная ромашка” шигырен рус телендә укыды. Берничә хәрефне әлегә әйтә алмаса да, ничек итеп укыды ул! Аны аңлатып та булмый, тик күрергә, тыңларга кирәк! Рухланган йөзе, ярты бите хәтле ачылган күзләре аша башкаручының самими күңелен, яралы сугышчыны, салмак җилдә сөйләшкән ромашкалар кырын күрәсең... Әйе шул, шигырь уку - гади эш түгел. Дикция, хәрефләр әйтелеше дә ул хәтле мөһим түгел булып чыга. Эчтәлегенә бөтен күңелең белән төшенеп, хис-тойгыларга бирелеп укыганда гына тамашачы башкаручыга ышына ала.
 
Бу мәкаләне укыган ата-аналар һәм укытучылар шигырь укучы баланың күңелен төшәрәсез, ничек кенә укыса да, укысын, катнашсын гына, дип әйтергә дә мөмкин. Ләкин болай калдырырга да ярамый, дип уйлыйбыз. Кеше алдына чыгасың икән, Максим Горький әйтмешли, киемең дә, йөзең дә, күңелең дә, уйларың да камил булырга тиеш. Безнең очракта “чыгышың да”, дип өстәргә була. Конкурста лаеклы урын алу өчен бик тә тырышырга кирәк шул. Ә без, масштаб белән мавыгып китеп, сыйфат турында онытып җибәрәбез бугай.
 
Жюри әгъзалары
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА,
 
Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА.

---
Бердәмлек
№ --- | 17.05.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»