|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.05.2021 Җәмгыять
Ун минутка “сыйган” гомер, яки Мин пандемиягә ышанмыймЙомыш белән Казан үзәгенә барырга туры килде. Эштән машина йөртүчебез илтеп куйды да, үз юлы белән китте. Берәр сәгатьтән эшләрне бетереп чыккач, кире кайтыр өчен автобус тукталышына ничек барасы соң әле дип аптырап, узып баручы яшь хатыннан сораган идем, әйдәгез, мин дә шул якка дип, ияртеп китте. Мария исемле икән. Бик ачык, сүзчән хатын булып чыкты. Толстой урамыннан узганда: “Менә шушы студентлар ашханәсендә өч ел эшләдем, КХТИда укыдым, — диде ул. — Аннан соң да әллә ничә уку йортында курслар тәмамладым, әле тагын укыйсым килә, кеше һәрвакыт укырга, үсәргә тиеш. Моны ирем белән каенанам гына аңламый, мин укыганны яратмыйлар. Аларча гына булсын, аларга гына буйсынып яшә. Яшәмим әле!
Туйдым! Больницада ятып чыктым, каенана хәл белергә дә килмәде. Мин чылтыратмасам, үзе беренче булып хәлемне белми. Үзе якын итмәгәч, миңа нигә кирәк ул? Әле менә һава сулап керим дигән идем, ир бүген ял итә, артымнан мырлап калды: янында үз кубызына биетеп тормакчы. Бар белгәне — телевизор карау. Хәзер яңа шөгыль табыйм, белемемне арттырыйм дисәң, нинди генә мөмкинлек юк, ә ир бер нәрсә белән кызыксынмый. Шуңа нервам чыга. Ярый әле улым белән кызым бар, миңа булышалар, сүземне тыңлыйлар. Улым өч ел элек пневмония белән авырды, белеп торам: шушы коронавирус иде аңарда. Шуңа күрә пандемиягә мин ышанмыйм, электән бар ул авыру”.
Тукталышка килеп җиттек. “Ярар, сау булыгыз, мин бу кибеткә кереп чыгам әле”, — дип, Мария ары китте, мин аңа юл күрсәткәне өчен рәхмәт әйтеп, автобус көтеп калдым. Кызык инде, кешенең ничә елларга сузылган гомере шул барлы-юклы ун минутка сыйды да бетте...
Ләйсән ФӘХРИЕВА. Казан
--- |
Иң күп укылган
|