|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2021 Мәдәният
Иртәгә Казанда «Музейлар төне» акциясе узачакХалыкара музейлар көненә багышланган әлеге акция ел саен традицион рәвештә үткәрелә. Бу көнне Татарстанның милли музее бинасында төрле мастер-класслар, концертлар, уеннар, күргәзмә, экскурсияләр, кино күрсәтү оештырылачак. Музей кунакларны 23.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Әлеге чараның тулы программасы белән Милли музейның рәсми сәхифәсендә таныша аласыз.
--- |
Иң күп укылган
|