поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
14.05.2021 Җәмгыять

Алга таба яшәргә кирәк

Узган елда 50 еллык юбилеен билгеләп үткән «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбленең даны еракларга таралган. Ә аның алыштыргысыз җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Самара өлкәсенең халык артисты, мәшһүр татары Илгиз ага Колючевны белмәгән, аның турында ишетмәгән кеше аздыр.

Кызганыч, быел, 10 мартта, озак авырудан соң ул безнең арабыздан мәңгелеккә күчте. Гүя ул ансамбльнең юбилей мәшәкатьләре онытылганны көткән... Алыштыргысыз кешеләр юк, кабатланмас кешеләр була, диләр. Илгиз ага да безнең күңелләрдә нәкъ менә шундый кабатланмас кеше булып истә калыр.
 
Ярты гасыр дәвамында Илгиз аганың канаты астында иҗат иткән “Ялкынлы яшьлек”леләр, җитәкчеләре күзләрен мәңгелеккә йомганнан соң, боегып, ятимләнеп калдылар. Әмма, якын кешеңне, дустыңны, остазыңны югалтуы ничек кенә авыр булса да, бу дөньяда калган кешеләргә алга таба яшәргә, югалткан кешебезнең истәлеген саклап, эшен дәвам итәргә тиешбез.
 
Күптән түгел генә “Ялкынлы яшьлек”нең яңа җитәкчесе итеп Альбина Мәхмүтова сайланды. Альбинаның ансамбльгә килүенә дә чирек гасырдан артык гомер үткән. Бүген аның белән якыннанрак танышу вакыты җиткән, минемчә.
 
Альбина Мамедалиева Таҗикстан Республикасының Турсунзаде шәһәрендә 1979 елның 12 августында туа. Әнисе тумышы белән Югары Терешка, ә әтисе Иске Кулатка авылыннан булганга, Альбинаның балачагы һәм мәктәп еллары Самарада үтә. Ул 135 санлы физика-математика мәктәбендә укый, шул ук вакытта 9нчы санлы музыка мәктәбендә фортепиано сыйныфында белем ала, җырларга ярата, Киров районының мәктәптән тыш эшләү үзәгендәге “Таң йолдызлары” ансамбленең бию түгәрәгенә йөри.
 
- 1992 еллар иде бугай. Җитәкчебез Халидә апа Вәлиева (кыз фамилиясе Гобәйдуллина) безне “Ялкынлы яшьлек”кә күрсәтергә алып барды. Без махсус әзерләгән номерларыбызны ансамбльнең хореографы Әлфия апа Гыйниятуллинага һәм башка артистларга тәкъдим иттек. Номерларыбызны ошаттылар. Шулай итеп, без, бер төркем яшьтәшләр – Рамил Әбҗәлимов, Әлфия Локманова һәм аларның сыйныфташлары (барысы да “Яктылык” мәктәбе укучылары) “Ялкынлы яшьлек”кә иярдек, - дип искә ала Альбина. - Мәктәпне тәмамлагач, мин укуымны Самараның педагогия көллиятенең музыка укытучылары әзерләү бүлегендә дәвам иттем. Анда вокал буенча дәресләр дә бар иде. Шулай итеп, ансамбльгә килгәч, квартет составындагы Алсу Латыйповага, Гүзәл Галләмовага, Фирүзә һәм Гүзәл Мостафиналарга кушылып, бераз җырлаштыргалый да башладым. Ә биючеләр ул вакытта өч төркем иде. Без алар арасында иң яшьләре идек. Ансамбльнең аксакаллары, үз эшләренең осталары булган Наил абый Нурмөхәммәтов (баян), Тәлгать Хәйруллин (синтезатор), Рәшит абый Гыйззәтуллин (бию) тәҗрибә уртаклашалар, киңәш бирәләр иде. Ә Илгиз абый беркайчан да кисәтүләр ясамый, шелтә белдермичә генә карап тора. Аның безгә карата кырыс булуын бер дә хәтерләмим, - дип дәвам итә әңгәмәдәшем.
 
Көллияттә укыганда ук Альбина “Яктылык” мәктәбендә эшли башлый. Ә кулына диплом алгач, аңа педогогия колледжында эш тәкъдим итәләр. Озак та үтми, яшь, талантлы, гүзәл кыз мәхәббәтен - җәмәгатьче Фәрхәд Мәхмүтовны очрата, һәм алар матур гына гаилә корып җибәрәләр, бер-бер артлы өч балалары туа. Билгеле инде, татар хатын-кызлары өчен бала, гаилә иң беренче урында тора. Шуңа күрә Альбинага мәктәптән дә, ансамбльдән дә китәргә туры килә. Ә менә Фәрхәдкә ул җәмәгать эшләрендә гел булыша.
 
Ике ел элек тормыш иптәше вафат булгач, мәкаләмнең герое «Ялкынлы яшьлек»кә дә, көллиятенә дә әйләнеп кайта.
 
- Әйе, мин ансамбльдән киткәнгә күп еллар үтте шул. Бик күп нәрсә үзгәргән, - дип дәвам итә сүзен танышым. - Беренчедән, ансамбль хәзер “Чайка” мәдәният йортында төпләнә, икенчедән, артистлар составы нык үзгәргән, биючеләр бер генә төркем калган... Гомумән, бу гомер эчендә дөнья да, замана да нык үзгәрде. Элек ансамбльгә эшчеләр, студентлар күп йөри иде. Ә хәзер, һәрбер гаиләдә машина бар диярлек, ә йөрергә теләүчеләр саны аз. Шулай да, хәзерге вакытта ансамбльдә 15 солист шөгыльләнә. Тик менә уен коралларында уйнаучыларыбыз юк диярлек. Мин баянчыларыбыз Наил абый Нурмөхәммәтовның, Радик Газизовның, Фуат Хабибуллинның сыздырып уйнаганнарын сагынып искә алам. Нәфис сүз остасы Рәфыйк абый Әбдиевның урыны да буш – юмор юнәлеше юк.
 
Рөхсәт итсәгез, “Ялкынлы яшьлек”нең хәзерге артистларына аерым тукталып үтәр идем. Мәрьям һәм Али Асановлар дуэтыннан башлыйсым килә. Үзешчән артистлар арасында озак еллар бер сәхнәдә чыгыш ясаучы гаилә дуэты бик сирәк күренеш бит. Аннары аларның һәрбер номеры кечкенә генә бер театр сыман, башкарган җырлардагы кичерешләрне алар йөрәкләре аша үткәрәләр, еллар буе саклап килгән ихлас хисләре, мәхәббәтләре аларның күз карашында чагыла. Аларга карап сокланмаган кеше юктыр, минемчә. Искәндәр Әхмәтов, Илнур Алтынбаев тамашачы күңелен күптән яулаган, искиткеч талантлы, якташларыбызга яхшы таныш артистлар. Шулай ук Венера Абрәхимова-Рәхимова турында да әйтмичә булдыра алмыйм. Бу Мәчәләй кызының талантына шаккатам. Ул берүзе ике бала тәрбияли, шуңа да карамастан, репетицияләрне калдырмый. Соңгы бер ел эчендә аның иҗади үсеше бик нык алга атлады, аның болай да моңлы тавышы тагын да матуррак, киңрәк, зәвыклырак яңгырый башлады. Күп нәрсә үзгәрсә дә, коллектив эчендәге мөнәсәбәтләр элеккечә сакланган. Минемчә, бу бик мөһим нәрсә. Ансамбльгә йөрүчеләрнең күпчелеге Самарага чит җирләрдән килгән, яисә катнаш гаиләләрдә яшәүче кешеләр. Шуңа күрә артистлар һәрбер репетицияне түземсезлек белән көтеп алалар.
 
Соңгы вакытта без коллективта үзара гел татарча гына сөйләшергә карар кылдык. Беренчедән, бу безгә тел байлыгын, сөйләм осталыгын арттырырга ярдәм итсә, икенчедән, без татар теленең төрле диалектик формалары белән танышабыз. Шунда бер-беребездән шаярып та алабыз. Тагын шуны да искәртеп үтәсем килә. Хәзер ансамбльгә килүче яшьләр яңарышлардан, үзгәрешләрдән курыкмыйлар. Биюче кызлар җырлый башлыйлар, җырчы буларак килүчеләр - биеп китәләр. Бу бик тә шатландыра, билгеле. Гомумән, “Ялкынлы яшьлек” артистлары бик талантлы, кыю кешеләр. Алар барысы да диярлек репетицияләргә эштән соң, кайберләре кечкенә балаларын ияртеп киләләр. Әлбәттә инде, мондый энергияләре ташып торган артистлар белән гастрольләргә йөрисе килә. Халык белән аралашу безнең өчен бик мөһим, алар безгә саф һава сыман кирәк. Әмма пандемия сәбәпле әлегә бу мәсьәлә хәл ителмичә тора.
 
“Ялкынлы яшьлек” милләттәшләрне берләштерүче, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калучы утрау, минемчә, һәм без аны ничек тә булса саклап калырга тиеш. Әйе, безнең концертлар башка төбәкләрдән килгән артистларныкы кебек ялт-йолт итеп торучы утлар белән уйнамый. Тамашачы моның өчен күп акча кирәген бик яхшы аңлый һәм алар безнең чыгышларыбызны халыкчан, гади һәм ихлас булган өчен яраталар, дип уйлыйм. Шулай да, артистлар ничәмә-ничә еллар буе сәхнәдә бер үк костюмнан чыгыш ясаса, декорацияләр үзгәрмәсә, безнең концертлар тамашачыга кызык булмаячак.
 
Матди авырлыклар шактый гына, аларны хәл итәсе бар әле. Әмма без күңел төшенкелегенә бирелергә җыенмыйбыз. Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр, дип ышанабыз. Хәзерге вакытта без бөтен көчебезне 6 июньдә узачак Илгиз абый истәлегенә багышланган
 
концертны әзерләүгә куябыз. Һәрбер номерны, гомумән, программаны кат-кат уйлап, тамашачы күңеленә хуш килсен, Илгиз абыйның рухы шат булсын, дип тырышабыз.
 
- Альбина, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезнең кул астында “Ялкынлы яшьлек” ансамбле яшәреп, ямьләнеп китәр, яңа артистлар, музыкантлар белән баетылып, халкыбызны яңа концерт программалары белән шатландырып торыр, дип ышанабыз.
 

 


Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 14.05.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»