|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2021 Җәмгыять
Ваһапов фестивале 175нче мәктәптә зыян күрүчеләргә акчалата ярдәм күрсәтәчәкРифат Фәттахов һәм 17 май Ваһапов фестивале Гала-концертында катнашучылар 175 нче мәктәптә һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә 150 000 сумлык акчалата ярдәм күрсәтәчәк. "Ваһапов фестиваленең гала-концертына (17 май) санаулы көннәр калып бара. Әзерлек туктаган юк. Гәрчә 11 май Казанның 175 нче мәктәбендә булган фаҗига безнең барыбызны да тетрәндерде генә түгел, көндәлек эшебезгә дә, яшәешебезгә дә тәэсир итми калмады. Әлбәттә, үлгәннәрне кайтарып булмый. Шулай да бу авыр минутларда аларның якыннарына ярдәм итү һич тә комачауламас. Шул уңайдан, без 17 май гала-концертында барлык катнашучыларга (артистлар, оештыручылар, жюри әгъзалары, яңа лауреатлар) үзләренең керемнәренең 5% җыеп, 175 нче мәктәптә һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү тәкъдиме белән чыктык. Мөрәҗәгатебезнең минуты-секунды белән бу тәкъдимне хуплап яза башладылар: Илһам Вәлиев, Рәшит Кәлимуллин, Зилә Сөнгатуллина, Рәнис Габбазов, Рүзил Гатин, Айгөл Сагынбаева, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Идрис Газиев, Зөһрә Шәрифуллина... Бу минутларда исемлек тулылана. Рәхмәт, бик зур рәхмәт барыгызга да. Нәтиҗәдә без 175 нче мәктәптә зыян күрүчеләргә 150 000 сум күләмендә ярдәм итә алырбыз, дип ышанам", дип белдерде "Матбугат.ру"га Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов.
--- |
Иң күп укылган
|