|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2021 Ана теле
Ана теле: Сөйләмең сурәтлеме? Ул сурәтне каян алырга? Телбизәк маҗараларына керешәбезТел фәне раслаганча: татарның күпчелек төр сүзе туры мәгънәле дә, күчерелмә мәгънәле дә (троп, метафора) була ала. Без моңа инанган. Тик менә бу кагыйдәнең куллану даирәсенә килгәндә кайберәүләрдә күчерелмә мәгънәлелек башлыча матур әдәбияткә дә публицистикага гына хас дип уйлау береккән. Хәтергә сеңдерик: күчерелмә мәгънәлелек татарның теләсә кайсы сөйләм төренә хас. Кай төр сөйләмдә күбрәк, кайсында азрак, әмма бернинди чикләү, тыю юк. Бу хакыйкать шәхси (көндәлек) сөйләмгә дә, иҗтимсөйләмгә бертигез карый. Гәрчә күчерелмә мәгънәле (метафорик) фикерләү матур әдәбиятка, публицистикага хас дигән фикер ешрак ишетелсә дә.
Бүген без менә шушы гомуми, әмма фән өчен үзенә бер әһәмиятле постулатны үзләштерү максатында мисаллардан гына торган язма тәкъдим итәбез. Һәр мисалны үзегез анализлагыз: нинди сөйләм төрендә кайсы сүз троп сыйфатына керә ала. Кайсы төр сөйләмдә метафоралану активрак бара.
Әйдә, күзәтүне көндәлек сөйләмнән башлыйк әле. Кибеткә җыенган авыл апасына кызчыгы да иярмәкче. Әнисе: – Йөрмә, агылый да тагылый түгелсең! Кызы: -- Барам! Агылый да тагылый нәрсә ул? Әнисе: --Йә инде телеңә салынма, вакытым тар, кайткач сөйләшербез...
Яшь песи тычкан тоткан, уйный торгач, аны ычкындырган. Хуҗа хатын: -- Колак кактыңмы!
Хәзер матбугатка күз салыйк. Монда да бүгенге яшәештән ерак китмик -- көндәлек темага газет хәбәрчеләре белән әңгәмәдә төрле һөнәр ияләренең сөйләмендә кулланылган күчерелмә мәгънәле берәмлекләргә мисаллар:
Мәгариф ветераны Әлфия Җәләлова (Чаллы): --Реҗиссер Рәфкать Бикчәнтәев театр түгәрәге ачып җибәргәч, канатланып, шунда йөри башладым: Миңа вокал юнәлештә үсәргә киңәш иттеләр; “Камаз” канаты астында эшләгәч...; Уфага барганда авариягә очрадык; Безнең җырлар телевидениедә даими әйләнде; Сорау яудырырга тотыналар; (Атна вакыйгалары, 23-29 апр., 2021).
Троп, метафораларның шәхси сөйләмдәге төренә килгәндә, алар арасында калька, калыплар да (” канаты астында эшләгәч...; Уфага барганда авариягә очрадык), профессионализмнар да (югары ноталарны алганда авыррак иде; Тавышны кире торгызу мөмкинлеге булган...);
Матбугат сөйләме төрен аерым карасак. “Әтнә таңы”н (30 апрель, 2021) кулга алам. Беренче биттә: “Тукай” тырмалары – басуда” дигән баш исемле репортаж. Мин моны “Г.Тукай исемендәге хуҗалык механизаторлары басуда тырмалау эшенә кереште”. дип аңлыйм. Ике вариантта да берүк мәгънә төшенчәләре, телнең берүк чаралары, ә менә аларның шушы сөйләмдәге мәгънә төсмере, җөмләдәге урыны, мантыйкый бирелеше әдәби сөйләмдәгедән үзгәрәк.
Моңа кыскарту, өн-интонация, мантыйкый тасвир чаралары белән ирешелгән. Репортажның үзендә мондый җөмләләр бар: 29 апрель саннары шул хакта сөйли; Ә менә “Ленин” чәчүгә чыгып карады; ...Алдагы көннәргә күз салсак; Кече Әтнә янындагы басуда да эш кайный; Элекке кукуруз басуында иске камыллар тырмага тыгылып азаплыйлар;
Газетның шул ук санында Фәридә Филатованың “Берсе алдый, шунда берсе алдана...” дигән репортажында мондый мисаллар: ...Гөлүсәнең икенче китабы да “табадан төште”; ...Ул аны илһамына канат куючыларның берсе булган районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовка тапшырды; ...Күргәзмәләр экспонатлар байлыгы белән күз явын алды;
Алга таба күнегү өчен газет иҗтимсөйләм төреннән мисалларны дәвам иттерик әле. Бу юлы аларның әсәси нигезен, төрләрен, куллану үзенчәлеген үзегез анализлагыз-бәяләгез:
“Кытайлар ясый алганны нигә бездән булмаска тиеш соң әле ул?” –дигән тәкәбберлек канаты да күңелен очындырып җибәргәндер; ...аның эшләү принцибын энәсеннән җебенә хәтле өйрәнгән була; Сирәк-мирәк чыга башлаган машинаның да күбесе үзе көйсез, үзе кыйбат була (Раиф Гыймадиев. Бу – кызык. Безнең гәҗит, 28 апр. , 2021.);
Бүгенге күнегүләрдән ала алган нәтиҗәләргә йомгак ясап. әһәмиятле дип тапканнарын безгә дә җиткерсәгез иде. Шуларга таянып та без алдагы язмаларның эчтәлеген тәгаенләрбез.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай
Илдар НИЗАМОВ |
Иң күп укылган
|