поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Май
  • Айсылу Габдинова - җырчы
  • Леонид Слуцкий - футбол тренеры
  • Марсель Шәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фәвия Сафиуллина - җәмәгать эшлеклесе
  • Габбас Әхмәдиев - көрәшче
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
13.05.2021 Дин

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Ураза гаете уңаеннан мөрәҗәгате

"Ничек кенә үкенечле булса да, һиҗри буенча 1442 елның Рамазан ае узып китте. Хактыр ки, хәдисләрнең берсендә әйтелгәнчә, “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен фазыйләтләрен белсәләр, алар аның мәңге дәвам итүен теләрләр иде". Ләкин бүген без Ураза гаетен билгеләп үтәбез.

Аллаһның киң рәхмәтләре һәм чиксез юмартлыгы белән сугарылган Рамазан аеның 30 көнен без уразаны намус белән тотып, Коръән укып, изге гамәлләр кылып һәм Раббыбыз ризалыгына ирешергә ашыгып уздырырга тырыштык. ИншаАллаһ, Яралтучыбыз безнең гөнаһларыбызны кичергәндер һәм ихластан кылынган гыйбадәтләребезне, яхшы гамәлләребезне, чын йөрәктән чыккан тәүбәләрне кабул иткәндер. Хәдисләрнең берсендә: «Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән кол өчен шәфәгать итәчәк. Ураза: "Раббым! Мин аны көндез ашау-эчүдән мәхрүм иттем, шуңа күрә аның өчен шәфәгать итәргә рөхсәт бир!" – диячәк. Ә Коръән: "Раббым! Мин аны төнлә йокыдан мәхрүм иттем, шуңа күрә аның өчен шәфәгать күрсәтергә рөхсәт бир!" – диячәк һәм аларның шәфәгате кабул ителәчәк", – диелә. Аллаһка ышанып, Аның ризалыгы өчен ураза тотып һәм төннәрен намазда үткәргән һәркем ярлыканыр, дип өметләник.

Әмма Ураза гаете җитте дип, Аллаһка гыйбадәтләрне калдыру дөрес булмас. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ: "Кем Рамазан аенда ураза тотса, һәм аннан соң Шәүвәл аенда алты көн ураза тотса, ул ел дәвамында ураза тоткан кебек булыр", – дигән. Шуңа күрә, газиз дин кардәшләрем, әйдәгез әле, үз-үзебезгә, соңгы көннәребезгә кадәр Аллаһның каннуннарына буйсынып яшәрбез, дип вәгъдә бирик. Әйдәгез, үткән изге айда тәрбияләнгән яхшы гадәтләребезне үстерергә тырышыйк.

Мөхтәрәм җәмәгать! Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрен коточкыч фаҗига тетрәтте. Казан мәктәбендә балаларга мылтык төбәп аткан бер ерткыч республикабызны матәмгә салды. Балаларын һәм якыннарын югалткан гаиләләр нинди тирән борчулар кичергәнен сүз белән әйтеп бетереп булмый! ИншәАллаһ, Татарстан мәчетләрендә бүген мөселманнар бертавыштан үлгәннәрнең рухына һәм яраланганнарга догалар кылыр – алар моңа мохтаҗ.

Барыбызның да Аллаһның ризалыгына һәм Аның мәрхәмәтенә, ике дөнья бәхетенә, ныклы иманга ирешүен һәм дин юлында эшләргә мөмкинлекләр артуын телим. Аллаһы Тәгалә уразабызны һәм барлык яхшы гамәлләребезне кабул итсен. Әмин", диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә. 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»