|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2021 Мәдәният
Бүген татар халкының күренеклен җырчысы Таһир Якуповка 75 яшь тулыр иде... (уникаль ФОТОЛАР)Татар халкының моңлы җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповның бүген – 13 майда туган көне. Исән булса, аңа 75 яшь тулган булыр иде. Таһир Якупов Казан шәһәрендә туа. Үзенең иҗат юлын Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (1964–1973 еллар) башлый. Соңрак филармониянең эстрада бүлегендә (1973–1982 еллар) солист-җырчы була. Халкыбызның кабатланмас җәүһәрләреннән «Зөләйха», «Ай-ли, гөлкәем», «Олы юлның тузаны», «Наласа», «Дустыма», «Су буйлап», «Уйлану», «Туган тел» (Г.Тукай сүз.), композиторларыбыз әсәрләреннән «Чайкала иген кырлары» (И. Шәмсетдинов көе, Г. Латыйп сүз.), «Гөлнарым» (Ф. Хатыйпов көе, Г. Афзал сүз), «Туган авылым урамы» (Г. Сәйфуллин көе, Г. Зәйнашева сүз.) һәм башка җырлар аның башкаруында татар музыка сәнгатенең «Алтын фонды»н тәшкил итәләр. Эчкерсез башкаруы, кабатланмас моңы белән тыңлаучылар күңелен әсир иткән талантлы җырчы халык күңелендә мәңге җуелмаслык эз калдырып китә. Татар халкының моңлы җырчысы 1999 елның 2 ноябрендә вафат була, Казанда Татар зиаратында җирләнә. 9 яшьлек Таһир Таһир Якупов. 1966 ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгән еллары
Таһир Якупов Ансамбль белән гастрольдә чакта, уңнан беренче – Шамил Әхмәтҗанов, өченче – Таһир Якупов Үзбәкстан шәһәрләре буйлап гастрольләрдә.Таһир Якупов, Фәрит Хатыйпов. Нәманган шәһәре. 1974 елның 20 августы Таһир Якупов, Нурахмәт Сафин Таһир Якупов. Баянда – Насих Вильданов Таһир Якупов. Баянда – Рамил Курамшин Таһир Якупов (уңнан икенче) филармония артистлары белән Уңнан сулга: (беренче рәттә): Таһир Якупов, Зәйтүнә Яруллина, Фәйзи Садыйков, Рабига Сибгатуллина, икенче рәттә: Виктор Шәрәфетдинов, Фәрит Хатыйпов, Мөнир Мөхәммәтдинов, Сәүбән әфәнде (администратор).70нче еллар Гастроль юллары
Таһир Якупов, Рафаэль Курамшин (уңнан) Идел буйлап оештырылган кино һәм эстрада сәнгате фестивале концертларыннан соң. Буа шәһәре. 1973 елның 20 августы Таһир Якупов, баянчылар: Фәрит Хатыйпов, Фәйзи Садыйков
--- |
Иң күп укылган
|