|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2021 Шоу-бизнес
Зинира һәм Ризат Рамазановларның икенче сабые туды (МАЛАЙМЫ-КЫЗМЫ)Бүген – 12 майда Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булган. Бу уңайдан Ризатның үзе белән элемтәгә кердек. “Бүген Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә улыбыз туды, Аллаһка шөкер! Авырлыгы – 3550 грамм, буе – 52 см. Бала тудыру йортына Зинираны 10 майда илтеп куйган идем. Бүген 11:30 сәгатьтә очкылык тота башладым. Миндә бераз тоемлау сәләте бар. “Улым туды бугай”, - дип уйлап куйдым. Һәм нәкъ шул вакытта сабыебыз дөньяга килгән. Зинира: “Сиңа охшаган”, - диде. Икесенең дә хәлләре әйбәт, Аллаһка шөкер”, - диде безгә Ризат.
Җырчы балага нинди исем сайлауларын әлегә әйтмәде. “Исеме “Р” хәрефенә башлана”, - диде ул.
Рамазановларны чын күңелдән котлыйбыз, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез!
Эльвира ШАКИРОВА |
Иң күп укылган
|