|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2021 Дин
Казанда матәм шартларында 9 республикакүләм ифтар узаБүген, 2021 елның 11 маенда, Рамазан аеның 29 нчы көнендә, «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәгендә 9 Республикакүләм ифтары уза. Республикакүләм ифтар ТР мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе һәм «Туган авылым» милли-туристлык комплексы көче белән үткәрелә. Казан мәктәбендә фаҗигале вакыйгалар килеп чыгу сәбәпле, республикакүләм ифтарның программасына һәм концепциясенә үзгәрешләр кертелде. Мисал өчен, бу юлы республикакүләм ифтар киң җәмәгатьчелекнең терроризмга каршы бердәм теләктәшлеген күрсәтү чарасы буларак үткәрелә: республиканың төрле почмакларыннан җыелган мөселманнар Аллаһы Тәгаләдән һәлак булучыларның җаннарын мәңгелек Җәннәт белән бүләкләвен, яраланучыларга исә Үзенең хәерле шифаларын бирүен сорап дога кылачак. Матәм темасы хәзрәтләрнең вәгазьләрендә дә урын ала. Моннан тыш, республикакүләм ифтарның мәгълүмати материалларына матәм тасмалары төшерелде – алар һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләрнең якыннарының тирән кайгыларын уртаклашу йөзеннән урнаштырылды. Мәҗлес куркынычсызлык чараларын үтәп үткәрелә. Быел ифтар мәҗлесе 5 мең татарстанлы өчен оештырылды, алар арасында гади мөселманнар да, азкеремлеләр дә, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, эшмәкәрләр дә, регионнардан килгән кунаклар да бар. Ифтарда катнашучылар саны кимү республикадагы эпидемиологик вәзгыять белән бәйле, ә аны үткәрү урынын алыштыру быел Рамазан аеның язга туры килүенә һәм ифтарга килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыруга бәйле. Ифтар пандемияга каршы куркынычсызлык чараларын да күреп уздырыла. Шул ук вакытта 9 Республикакүләм ифтарны оештыручылар инициативасы белән, ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөри. Республикакүләм ифтарга эләгә алмаучыларны «Казан ЭКСПО» халыкара үзәге белән бер үк вакытта «Ак Барс Арена» стадионы да кабул итте. Биредә мохтаҗлар өчен өстәмә рәвештә бушлай ифтар җыелмалары тарату пункты ачылды. Ифтар җыелмалары 11 майда стадионның Чистай урамына караган медиафасады ягыннан 15:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр таратылды. Республикакүләм ифтарга дин кардәшләр янына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килеп кушылды. Ул ифтар барышында тынычлык минутын игълан итте. Соңыннан бөтен республикадан җыелган мөселманнар аның белән бергә, социаль аралыкны саклап, мөфти Камил хәзрәткә ияреп ахшам намазын укыды. Аннан соң ифтарда катнашучылар бергәләшеп авыз ачачак. Меңләгән мөселманнар өчен менюга пылау, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә һәм җиләк-җимеш, су, сок, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфитләр, печеньелар, «Бал-май» татар милли ризыгы һәм төрле чикләвекләр кергән. Ифтарга азык әзерләү өчен 3 тонна ит (сыер ите), 1 тонна дөге, 2,6 тонна яшелчә, 4,5 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җиләк-җимеш, 500 кг чәк-чәк, 600 кг чикләвек, 300 кг печенье, шулай ук су һәм җимеш сулары сатып алынды. Оештыручылар 9 Республикакүләм ифтары истәлеге итеп барлык катнашучыларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән Коръән басмасын бүләк итәчәк. Республикакүләм ифтар кунакларын каршы алу, җәмәгать белән намаз укуны оештыру, аш-су тарату һәм табыннарны җыештыру өчен 16 яшьтән өлкәнрәк 600 волонтер җәлеп ителде.
--- |
Иң күп укылган
|