поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
24.06.2008 Җәмгыять

СУ БУЕНДА СУГА СУСАП...

Узган елның декабрь аенда татар халкы өчен бик тә мөһим вакыйга булды, ул да булса җир шарының барлык почмакларыннан татарларны җыйнаучы IV Бөтендөнья татар конгрессы. Безне - КДУ һәм ТДГПУның татар филологиясе факультетының II курс студентларын - делегатлар һәм чакырылган кунакларны кунакханәләргә урнаштыру, аларга талон, төрле чакыру кәгазьләре, әзерләнгән бүләкләрен һ.б. шуның ише әйберләрне тапшыруда ярдәм итүдә сораганнар иде. Кыскасы, ачык йөз, тәмле тел белән аларны каршы алу, конгресс дәвамында итагатьлелек күрсәтү, аларны барлау безгә йөкләтелде...

13 декабрь... Сәгать  кичке 4ләр тирәсе... Программа буенча әлеге вакытка Казан буйлап экскурсия билгеләнгән. Алты-җиделәп автобус шәһәрнең төрле истәлекле урыннарына юнәлде... Иптәш кызым белән без Казанның  Кремль урамы буенча экскурсия үткәрергә тиеш. Ул үз эченә Казан дәүләт университетын, Милли китапханә, 1 Май мәйданы, герой-шагыйрь М.Җәлил һәйкәлен ала да, Татарстанның Милли музеена танышу белән тәмамлана. Һәрбер автобуска экскурсовод билгеләнгән... Тик ике сүзенең берсе урысча, ә җөмләсенең гомумән башы-ахры юк... Оятыбыздан килгән кунакларга сүз катырга да куркып утырабыз, юньләп тыңлаучысы да булмады бугай. Мин исә үземнең диктофонымны кабызып яздырырга ук керештем... Янымдагы Пермь өлкәсеннән килгән Фәүзия апа Пак:

- Моның теле бигрәк мәзәк! Бу сезнең экскурсоводмы? Аның белгечлеге экскурсоводмы? - дип кызыксынды...

Бер мәлгә сүзсез торганнан соң:

- ...Шулайрак бугай шул... - дип кенә җавап кайтара алдым.

"Вот", "почти", "постепенно", "главный" ише сүзләр белән чуарланган "татарча җөмләләр” арасында, гади генә даталарны (мәсәлән, Казан университеты ачылу, анда ничә факультет булуы..) бутау, "чыктым аркылы күпер"ле җөмләләр бик күп ишетелде... Казан университеты яныннан үткәндә, Толстой, Лобачевскийларга "мәдхия укылды". Экскурсоводның һәр сүзен йотып барган Фәүзия апа янә:

- Бер татар кешесе турында сөйләми, татарда күренекле шәхесләр юкмыни? - дип сүз катты...

Экскурсиягә шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле дә кергәнлектән, бәлки аның хакында җылы сүз ишетербез дип  уйлаган идек, тик анысы гомумән искә дә алынмады... Милли музей янына килеп туктагач, экскурсоводыбыз үзенең сүзен: "Сезгә әйбәтрәк доходить итсен өчен, музейда урысча гына сөйләрмен!” - дип йомгаклап куйды.

Җирнең төрле почмакларыннан телгә сусап җыелган кунакларның бер өлеше автобуста калса, икенче бер өлеше музейдан истәлек өчен сувенирлар алып чыгу белән генә чикләнде. Ә музей эченә кергәннәр арасыннан бераздан Башкортстаннан килгән шагыйрь Гали абый Гыйззәт кәефе кырылып: "Безнеке шул булыр инде: ун татарга өч урыс!" - дип сөйләнә-сөйләнә, автобуска юнәлде.

Бөтен җир йөзеннән туганнарыңны җый да, аларга сый-хөрмәт күрсәтмә, ягъни ашатмыйча, кире озат... Әлеге конгресска килгән кунаклар иң беренче чиратта нәкъ менә шул рухи азыкка, туган телгә сусап килгәннәр дә бит инде... Ничә елга бер генә уздырыла торган әлеге конгресска татарча матур итеп сөйли торган экскурсоводлар табып булмый идеме икән? Югыйсә, татфак студентлары Казан тарихын алардан яхшырак та сөйли алырлар иде. Моны мин бер экскурсоводтан чыгып кына язмыйм, калган автобусларда да нәкъ шул ук хәл күзәтелгән.

Әйтик, безнең экскурсовод 15 декабрь көнне Арча районына барасын әйтте... Без Сабага бардык, яңа экскурсовод булды. Тик монысы инде татарча сөйләп торуны бөтенләй кирәк тапмады (гәрчә үзе татар булса да), ә урыс телендә Казан  тарихын сөйләде. Америкадан килгән Нәркиз апа һәм Илдар абый Агишлар татарча сөйләвен сорасалар да, экскурсовод аларны ишетмәмешкә генә салышты. Ни дисәң дә, бу очракта да  татарның "Кунак - хуҗаның ишәге" дигән гыйбарәсе үз көчендә кала бирде... Бары тик районга җиткәч кенә, сабалылар делегатларны үзебезнең туган телебез - татар телендә каршы алулары һәм кунак итүләре белән куандыра алдылар...

Әйтергә кирәк, IV Бөтендөнья татар конгрессы яхшы гына узды. Әдәби-музыкаль кичәләр, концерт, опера, театр һәм башкаларыннан делегатлар һәм чакырылган кунаклар һичшиксез канәгать калганнардыр... Тик бу секцияләрнең, пленар утырышларның, шул ук экскурсоводларның "телен" исәпкә алмаганда... Аларның күбесе урыс телендә алып барылды, үзләренең канәгатьсезлекләрен кунаклар иң беренче чиратта безгә җиткерделәр, чөнки утырышка барганда да, кайтканда да алар белән булдык... Ни дисәң дә, Татарстан - татарларның уртак туган йорты, тарихи ватаны, телгә, рухи азыкка сусаганда да, сусауны баса алмасаң, бу нәкъ су буенда сусауга охшап кала түгелме соң инде?..


Алинә БИКМУЛЛИНА
Идел
№ 6 | июнь 2008
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»