|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Аш-су
ФӘНИС ЯРУЛЛИН: «ИТ БӘЛЕШЕ ҺӘМ KОФЕ ЯРАТАМ»Бу фатирда шым гына сөйләшәләр. Шундый тынлык! Язучыга иҗат итү мөмкинчелеген бирү өчен махсус шундый тын тормышка ияләнгәннәрдер дигән фикер кала. Бөтен җирдә тәртип, чәчәкләр һәм гөлләр. Фәнис абыйның караваты терәтелгән стенадагы келәм тоташ кулъяулыклар белән бизәлгән. Аларның һәрберсендә истәлек сүзләре. Шулай ул безнең Фәнис абый, 70кә җиткән дип уйлап та булмый, егетләрчә, һаман кызлар үзенә чигүле кулъяулык ташый. Мәктәп укучылары да, үз укучылары да, яшь туташлар да китерә икән. Саба, Кукмарадан дигән язулылары бар. Кайберсендә Фәнис Яруллин шигырьләреннән өзекләр урын алган. “Казан кызлары да чигә! Мин яратканга китерәләр. Нәрсә яратасың, дип сорый кайберәүләр, миңа элек кызлар кулъяулык чигеп бирә торганнар иде, дигәнгә, чигә белгәннәре алып килә. Шушы көннәрдә генә ике кыз килгән иде, без дә чигеп китерәбез, дип вәгъдә бирделәр. Хәзер аларның кулъяулыкларын көтәм”, — дип елмая Фәнис абый. — Фәнис абый, шушы көннәрдә туган көнегезне билгеләдегез, ничек уздырдыгыз? Көткән өметләр акландымы? — Мин туган көнне көтмим, кешеләр болай да килә, беркайчан да өйгә чакырып китергәнем юк. Кешесез тормыйбыз, көне буе киләләр, китәләр. Туган көн минем өчен гадәти көн кебек. Дөресен әйткәндә, аны бәйрәмгә санамыйм да. Чөнки ул безгә башка халыклардан кергән, элек бит әби-бабаларыбыз туган көнне билгеләмәгән. Безнең чорда үткәрү өчен аның ризыгы да юк иде, шуңа күрә кайчан туганыбызны да белми яшәдек. (Бу сүзләрне Нурсөя апа да раслады, Фәнис абыйның туган көне бер җирдә — 9, икенче урында 22 февраль дип язылган, гадәттә, дуслары 23 февральдә җыела — авт. ) Ә иҗат кичәмне бик әйбәт узды, диделәр. Халык бик канәгать калган, тиз генә, озакка сузмыйча, ике сәгать эчендә ерып чыктык. — Туган көнгә кеше чакырмасак та, әзерләнеп көтәбез, дидегез. Өстәлгә нинди ризыклар куела, Фәнис абый? — Нурсөя һәрвакыт туган көнгә гөбәдия пешерә, кыстыбый әзерли. Мин үзем гөбәдиясен дә яратам, ләкин ит бәлешен артыграк күрәм. Безнең якта кунак килсә дә тиз генә шундый бәлеш салалар, өчпочмак дигән нәрсә элек юк иде. Шуның урынына өчпочмак формасында түгел, бөкләп куелган ризык булды. Аны бөкри дип йөртәләр. Ул да бик тәмле була торган иде. Эченә бәрәңге янына ит тә эләксә! Мичтә пешкәне бигрәк тә тәмле, газ мичендә пешерелгәне андый ук түгел. Моннан тыш, кофе яратам. Көненә биш тапкыр эчәм. Бик күп еллар элек, сырхауханәдә ятканда бер табиб, кан басымың түбән, кофе эчәргә кирәк, дип киңәш итте. Ул чорда кофе да юк иде әле, төрле юллар белән эзләп табып, башта бер, соңрак ике стакан эчә башладым. Хәзер ятар алдыннан гына кофедан баш тарттым. Кичке ашны чәй белән тәмамлыйм. — Кофены яратып эчәсезме, әллә өйрәнү генәме? — Мин кофены бик яратам, чәйне авызга да аласым килми. Әле сез килер алдыннан гына бер чынаяк эчеп куйдым. Ул миңа көч кертә. Бер-ике сәгать эшләп арысам, хәл бетә башлый, кофе эчеп җибәрәм, йә чикләвек, йә печенье белән. — Кофеның пешерелгәнен өстен күрәсезме, әллә эри торганынмы? — Эри торганына өстенлек бирәм. Элек үзебез кофетарткычтан чыгарып пешереп тә эчә идек, анысы тәмлерәк, әлбәттә, ләкин мәшәкатьлерәк, аның пешеп чыкканын көтеп янында торырга кирәк. Моның мәшәкате юк бит. Кайнаган суга салдың куйдың, тиз әзер була. Хәзер бит без ашыгабыз. — Чынлап та, хәзер без әзерләгән ризыклар да гадиләште шул. — Әйе, элек итне дә өчәр сәгать кайнаталар иде, хәзер тиз кирәк (көлә). Итле аш та яратам. Соңгы вакытта итне бик ашап булмый башлады. Тешләр дә сирәгәйде, картлык үзен сиздерә. Иттарткычтан чыгарып, пилмән, кәтлит ясыйбыз. Нурсөя апагыз ризыкны тәмле пешерә. Кыстыбый бик тәмле була. Вак бәлеш тә әзерли. Эремчекле пәрәмәчне дә яратабыз. — Ашауга талымлымы сез, Фәнис абый? — Теге яки бу ризыкны ашыйсым килә, дип әйткәнем бар. Әмма үземне бик талымлы дип әйтмәс идем, өстәлгә нәрсә әзерләп куялар, барысын да яратып ашыйм. Иртән бик иртә уянам, сәгать дүртләрдә үк. Торуга юынып, сыр белән кофе эчәм. Шунсыз баш та эшләми, хәл дә керми. Мин ашамый торган бер генә нәрсә бар: салатлар яратмыйм. Бөтен әйберне “тере”, вакланмаган килеш ашыйм. Чөгендер, кишер ашамыйм икән. Ашыйсы килми. — Сезнең көнегез расписаниегә салынганмы? Әйтик, шулкадәр сәгать эшләргә тиешмен дип планлаштырасызмы? — Юк, арыганчы эшлим. Кайсы көнне ике сәгатьтә арыйм, кайчак дүртәр сәгать эшли алам. Соңгы вакытларда бер айлап язмадым, чөнки юбилей алдыннан хәлсезләнеп, бернәрсә дә тотып булмый башлады. Берничә ел элек кичергән инсульт үзен сиздерә: кулдагы каләм төшеп китеп җәфалый. Автограф язып биреп булмый кайвакыт. — Яңачага, компьютерда җыярга өйрәнмәдегезме? — Ю-у-ук, ноутбукка да өйрәнмим, компьютерга да, чөнки андый техника белән бик кызыксынмыйм. Кулымда ручка булмаса, алдымда кәгазь ятмаса, фикерли дә белмим мин. Алар уйлата гына. Элегрәк төнлә яза идем. Аяк-кул селкенмәгән чагында, сырхауханәдә яткан вакытта төнлә бөтен кеше йоклый, уйлап ятам, шигырьләр языла, аларны онытмас өчен кат-кат кабатлап истә калдырырга тырышам. Иртән татарча белгән берәр кешегә әйтеп торып яздыра торган идем. — Дөньяви хәлләрдән хәбәрдарсызмы? Телевизор карыйсызмы? Газета-журнал укыйсызмы? — Әйе, телевизор караштырам, әмма сирәк. Барлык татарча матбугатны укып барам. Хәзер президент сайларга әзерләнәләр. Ләкин сайлау дисәләр дә, ниндидер аңлашылмаучанлык күзгә чалына. Конституция буенча, кандидатлар булып, халык гадел рәвештә аларның берсен сайлап куярга тиеш. Ә монда президент кына үз урынына икенче кешене президент итеп тәгаенли. Ул бит тәхеткә утыртылган патша түгел. Мәсәлән, Путинның президент кәнәфиен Медведевка тапшырырга хокукы юк. Ельцин Путинга үз урынын тапшырып, конституцияне бозды. Шуны раслап утыручы Дәүләт Думасы шулай ук. Тормышны ничек кенә булмасын, бик начар дип әйтмәс идем, без үскән чорга караганда яхшырак ул. Колхозчыга паспорт та бирмәделәр, аның читкә чыгып китеп эшләргә хакы юк иде. Аңарга эшләгән өчен акча да түләнмәде. Кол рәвешендә яшәде, мескен. Үзе үстергән малын, яшелчә, җиләк-җимешен дә сата алмады. Ул яктан кешенең хокуклары киңәйде хәзер, сәүдәгәрлек сыйфаты булганнар баеды. Әмма бөтен кеше дә алыпсатар түгел шул...
Фәнис абый белән әңгәмәне түгәрәкләүгә, Нурсөя апа табын артына чакырды. Буа районыннан якташлары котлап киткән күчтәнәчләр белән чәй эчкән арада Нурсөя ападан язучының яраткан ризыклары турында кызыксындым. — Бәлеш ярата ул. Әллә нинди серләрем бардыр дип уйламыйм, барысын да кеше кебек үк эшлим. Камыр баскан арада итне бераз пешереп алам, бәлеш эченә шуның шулпасын салам. Камырны кибет каймагына ясыйм, үсемлек мае, булганда атланмай кушам, шулай иткәч, бик йомшак була, — дип серләре белән уртаклашты хуҗабикә.
Айгөл ГЫЙМРАНОВА |
Иң күп укылган
|