|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.05.2021 Мәдәният
Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алдылар (ФОТО)Күркәм традиция буенча, бөр төркем татар зыялылары Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Кариевны искә алды. Гомерен татар театрына багышлаган, аңа нигез салучы булган Кариевның туган көнендә каберен зиярәт кылырга Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, дин әһелләре, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры җитәкчеләре белән артистлары җыелды. Шулай ук Норлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина һәм Күлбай Морасадагы Габдулла Кариев музее мөдире Люзия Вәлиуллина да бар иде.
--- |
Иң күп укылган
|