поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 10 Май
  • Камил Фасиев (1919-2005) - галим
  • Рәмзия Закирҗанова - актриса
  • Алия Кәлимуллина - актриса
  • Рамил Муллин - дәүләт эшлеклесе
  • Мәликә Гыйльметдинова - хәйрияче
  • Гариф Галиев (1903-1985) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.05.2021 Ир белән хатын

“Хурлыкка калыр идем”: дус кызым әти-әнисен нигә туйга чакырмаган?

Дустым кияүгә чыкты. Узган атнада гына аның туе билгеләп үттек. Мин кәләшнең шаһиты идем. Бер атна үтсә дә, мин һаман шок хәлендә. Мин дә тыныч кына бу туйдан чыгып киттем. Минсәгыйрь абый, Рәйсә апа, гафу итегез безне, зинһар...

Кадрия белән без беренче сыйныфтан ук дус. Бер бистәдә үстек. Һәрчак бергә булдык. Мәктәптән соң югары уку йортына укырга кердек. Булачак икътисадчылар. Кадрия гаиләсен дә яхшы беләм. Кадриядән унбиш яшькә өлкәнрәк Сания исемле апасы бар. Финляндиядә яши, Россиягә сирәк кайта. Сеңлесенә туй бүләге итеп акча җибәргән, туйга кайтмаган. Әмма сүз бу турыда түгел, ә Кадриянең гаиләсе турында.
 
Кадриянең әтисе, Минсәгыйрь абый – шәп кеше. Яхшы күңелле, ярдәмчел. Балаларны бик ярата. Без кечкенә чакта ул һәрвакыт безнең белән иде. Әти-әниләребез безне җәй көне буага су коенырга җибәрмәде. Чөнки бер көтү баланы ничек берүзләрен чыгарып җибәрәсең, ди. Безгә һәрвакыт Минсәгыйрь абый ярдәмгә килде. Барыбызны җыя да, буага алып китә. Без коенабыз, ә ул яр буенда безнең куркынычсызлыкны кайгыртып утыра һәм тирәнгәрәк кермәсеннәр, дип күзәтә.
 
Аннары барыбызны җыя да, төзеп куя, саный һәм команда бирә: «Әйдәгез, дускайлар, марш! өйләрегезгә». Без, бер төркем балалар аны үлеп яраттык. Ул безне җиләк һәм гөмбәләр җыярга алып бара, кыш көне боз тавын катырырга булыша. Кыскасы, чын дустыбыз иде. Без аның кайвакыт тотлыгуын сизмәдек. Һәм беркем дә аны моның өчен үчекләмәде. Минсәгыйрь абый гомере буе урманчы булып эшләде һәм бүгенге көнгә кадәр урманда эшли. Урманда һәр чыршыны, һәр усакны белә. Менә шундый ул Кадриянең әтисе.
 
Кадриянең әнисе Рәйсә апа – шулай ук бик яхшы хатын. Яхшы күңелле һәм ярдәмчел. Хат ташучы булып эшли. Көн саен күрше авылга почта бүлегенә йөри. Барлык пенсионерлар да аны чын күңеленнән ярата, үз итә. Алар өчен ул сердәшче, киңәшче дә, бердәнбер яңалык чыганагы да. Пенсия дә алып килә, шунда ук коммуналь хезмәтләр өчен түлисең. Беркайчан да беркемне дә кире какмый, кайчан гына килсәң дә, өенә алып кереп чәй эчертеп чыгара. Искиткеч хатын. Кадриянеке кебек әти-әни турында кайберәүләр хыяллана гына. Ә Кадрияне аларның ничек яратканнарын белсәгез сез - бу аерым сөйләрлек тарих.
Кадрия – соң туган бала. Аның әти-әнисе кече кызларын бик нык яратып үстерделәр, аның өчен барысын да эшләргә әзерләр. Үзләре кием, башкалардан баш тартырлар, бары Кадрия генә бәхетле булсын. Ни сораса, шуны сатып алалар, кызларының теләге алар өчен закон иде.
 
Кадрия моны яхшы белеп, әти-әнисенең мәхәббәтеннән тулысынча файдаланды. Ул һәрвакыт иң яхшы күлмәк һәм туфли кия, иң яхшы телефон да аңарда. Хәзер апасы да аңа булыша. Укуы өчен акча җибәрә. Мөгаен, берәрсе минем турында көнләшәдер бу, дип әйтер. Юк, бер тиен дә көнләшмим. Мин байлык турында сөйләргә теләмим, игьтибарны тормышның әхлакый ягына юнәлтәсем килә...
 
Шулай итеп, туй турында. Мине шаккатырганы шунда булды. Кадрия бишенче буын интеллигентка, деканның оныгына кияүгә чыкты. Егет – шәп кияү. Кадрия әйтүенчә, улларының гади авыл кызына өйләнүенә затлы әти-әнисе каршы төшкән. Ләкин Кадриягә башы-аягы белән гашыйк булган егет үз сүзендә нык торган. Аны үгетләп тә караганнар, сүккәннәр дә, ләкин ул беркемне тыңламаган: я Кадрия, я мин өйдән чыгып китәм һәм башка мине күрмәячәксез, дип кырт кискән. Кыскасы, бу тарткалашуда кияү җиңеп чыккан.
 
Менә туй да булды. Яшьләрне исәпкә алмаганда, бу туй түгел, ә ниндидер консилиум яки фәнни совет утырышын хәтерләтте. Чакырылганнарның күпчелеге – профессорлар һәм университет укытучылары. Ләкин... Күз алдына китерәсезме, Кадрия бердәнбер әти-әнисен туйга чакырмаган. Мин аңардан: «Кадрия, Минсәгыйрь абый белән Рәйсә апа кайда соң?» - дип сорадым. Беләсезме, ул миңа нәрсә дип җавап бирде коры гына: «Алар булмаячак». Мин башта ышанмадым, шаярта дип уйладым. Ә ЗАГСта теркәлү үткәннән соң, шаяртмаганын аңладым.
 
Ресторанда аның әти-әнисе урыннарында - кәләшнең туганнан туган апасы Гәүһәр апа һәм аның ире Дамир абый утыралар. Икесе дә ниндидер төзелеш фирмасында җитәкче урында эшлиләр. Билгеле инде, теге интеллегентлар янында югалып кала торганнардан түгел. Туйның рәсми өлеше тәмамлангач, мин кәләш әти-әнисенең ни өчен юклыгын белдем. Кадрия чакырмаган икән. Тантаналы рәвештә туй булмаячак, кияү белән икәү генә барып язылышачакбыз, дип әти-әнисен алдалаган.
— Кадрия, мондый гамәл синең тарафтан шәфкатьсезлек үрнәге. Алар бит сине бик ярата. Сине менә шундый вакытта күрер өчен, яныңда булу өчен күпме хыяллангандыр алар.
 
Моңа ул тыныч кына җавап бирде:
- Аларны чакырсам, шундый мәртәбәле кунаклар алдында хурлыкка калыр идем. Үзләрен тота белмиләр, авызларын шапылдатып ашыйлар, әти тотлыга, сүз ясап сөйләшә белми. Алар бу профессорлар янында бер чебеш кенә бит. Син үзеңне минем урыныма куеп кара.
 
Мин җавап бирмәдем, тыныч кына бу туйдан чыгып киттем. Минсәгыйрь абый, Рәйсә апа, гафу итегез безне, зинһар...
 
Фото: https://pixabay.com/ru
 

Ләйсән ТАҺИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 01.05.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»