|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2021 Җәмгыять
Фәйзулла мәчетендә ифтар уздыАллаһының рәхмәте белән Рамазан аеның унынчы көнендә Сызран шәһәренең Фәйзулла мәчетендә “Ак кал-фак” хатын-кызлар оешмасы ифтар мәҗлесе үткәрде. Күркәм мәчетебезгә ак яулыклы абыстайлар, ханымнар ямь өстәде. Мәҗлесне абыстаебыз Әнүзә Мостакаева башлап җибәрде. Аның җитәкчелегендә мәчеткә йөрүчеләр Коръәннән сүрәләр укыдылар, Өммегөлсем Сәйфетдинова һәм Флера Сәйфуллина, Нәзифә Кузяева аңлаешлы, үтемле итеп Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләделәр. Аннан бергәләшеп ахшам намазын укыдык. Арабызда яшь ханымнар да бар иде. Алар бу көнне беренче җәмәгать намазларын укыдылар.
Кояш баегач, хөрмә һәм зәмзәм суы белән авыз ачканнан соң, аккалфаклылар үзләре әзерләгән табын артына утырыштылар. Өстәлләр пешергән ризыклардан, алып килгән күчтәнәчләрдән сыгылып тора, әлһәмдулилләһ. Бер Аллаһым, тәннәребезне, җаннарыбызны нык ит, ризыкларыбызны хәләл һәм мул кыл. Биргәннәреңә шөкер итәбез. Киләчәктә дә Сызраныбызда шундый изге бәйрәмнәрдә очрашырга, тыныч, матур тормышта яшәргә язсын.
Ифтардан соң гыйбадәтләребезне дәвам итеп, ястү намазыннан соң тәравихны да укыдык. Зикерләр әйттек, догалар кылдык, теләкләр теләдек. “Ак калфак” хатын-кызлары бу ифтар ашыннан бик канәгать калдылар. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан-тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Амин!
Сызран шәһәре.
Гөлнара ДӘҮЛӘТШИНА |
Иң күп укылган
|