поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.04.2021 Җәмгыять

"Төшләремә кердең, балам...": Алия Арслановага 41 яшь тулган булыр иде

Коронавирустан вафат булган хезмәттәшебез Алия Арслановага 30 апрельдә 41 яшь тулган булыр иде. Көтелмәгән үлем булганга, без, аның хезмәттәшләре, Алиябезне бик тә сагынабыз, юксынабыз.

Ә әнисе һәм сеңлесе, балалары һәм ире турында әйткән дә юк инде. Шушы көннәрдә Зөлфия апа Шиһапова кызын сагынып язган бер кочак шигырьләрен алып килде.

Алиянең якты истәлегенә багышлап бастырабыз.

 
Төшләремә кердең син

Төшләремә кердең бүген,

балам,

Икебез дә шундый куандык.

Куллар сузып күрешәм

дигәндә,

Никтер тагын күздән

югалдың.

Чынбарлыкта булган кебек

булды бар да,

Күзләрең дә тутырып

карады.

Уянасым килми яттым да

бит,

Тик азагы гына булмады…

Кыска гына вакыт эчендә дә

Төшләремә керсәң —

шатланам.

Сагынамын, аңлатырлык

түгел,

Юксынам бит, балам,

юксынам.

Кояш нурларыннан сине

эзлим

Иртәләрен, таңнар атканда.

«Төшләремә, зинһар, кер», -

дип телим,

Алсуланып айлар чыкканда.

Язмышлардан узып булмый

бер дә,

Күрәчәкләр шулай

булгандыр.

Үтәр инде гомерләрем

минем

Сине көтеп…

Сине сагынып…

* * *

Соңгы очрашу

Синең белән үткән

урамнардан йөрим,

Сине эзлим... Сине юксынам.

Тукталышта көтеп утырам,

Килеп җитәрсең дип

бераздан.

Озак кына карап торам юлга,

Килмәвеңне инде белсәм дә.

Тик йөрәкне генә

ышандырып булмый

“Ул юк инде” дигән сүзләргә.

Кем белә бит шушы көнне

безнең

Соңгы очрашуыбыз

булганын.

Уйлыйм хәзер менә шунда

инде

Гомер тукталышы булганын.

Бик сагышлы карап тордың

миңа,

Сизгән кебек...

Җибәрәсең никтер килмәде.

Соңгы сүзләр...

соңгы карашлар дип,

Уебызга да бит килмәде.

Һәрбер нәрсә сине

хәтерләтә,

Һәрбер нәрсә сине уйлата.

Истәлекләр булып кала

алар –

Синең белән булган

вакытлар.

Догаларым барып

җитсен иде,

Сагнуларым минем

түзмәслек.

Тыныч йокла инде, балам,

салкын гүрдә,

Урыннарың булсын

җәннәттә.

---
Бердәмлек
№ --- | 29.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»