поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.04.2021 Авыл

Салам астында бәрәңге үстерүче Илдар Исмәгыйлев: «Уңышы чүпләп бетергесез булды»

Бәрәңге утыртыр вакыт җитеп килә. Аны утыртуның да төрле ысулларын уйлап табып торалар. Бәрәңгене саламга күмеп утыртучылар еш очрый хәзер. Бәрәңге шулай да үсәмени дип шаккатмагыз, ничек кенә үсә әле! Салам астында күп еллар бәрәңге үстерүче, Азнакайда яшәүче нефтьче, һәвәскәр бакчачы Илдар Илгиз улы Исмәгыйлевтән бәрәңге утыртуның әлеге ысулы хакында сораштык.

– Илдар әфәнде, ничек бәрәңгене гадәти булмаган ысул белән утыртырга булдыгыз?
 
– Хатыным эш буенча Бөгелмәгә барган җирендә бер иҗади кешенең бүлбеләрне саламга күмеп утыртуын күреп кайткан иде. Мин үзем дә бакча эшләрен бик яратканлыктан, моның белән кызыксындым. Интернеттан бу хакта юмористик рухта эшләнгән бер видео да таптым. Моның бер нәрсәсе дә юк икән бит, дидем дә киләсе язда шулай утыртып карадым. Инде менә җиде ел дәвамында шушы ысулны кулланам.
 
– Сезнең бакчагыз зурмы соң?
 
–Бакчабыз зур түгел, бәрәңгегә 2 сутый чамасы гына җир кала. Әмма шуннан да байтак кына уңыш җыям. Бәрәңгене кырыйлары такта белән әйләндереп алынган 0,9×9,0 м үлчәмендәге түтәлләрдә үстерәм. Болай эшләгәндә, бәрәңге утыртыласы җир тапталмый. Чүп утаганда да таптап йөрисе булмый.
 
– Мондый ысул белән утыртканда чүп басмый, диләр. Ә колорадо коңгызларыннан ничек котыласыз?
 
– Гадәттә бәрәңге бакчасын эт эчәгесе баса. Ә саламга күмеп утыртканда, ул салам өстенә чыгып, әллә кайдан ук күренеп тора һәм тамыры-ние белән бик җиңел генә тартып алына. Башка чүпләр дә җиңел генә утала. Коңгызларга килгәндә, баштарак җыеп кына алардан котылу ягын карый идем. Әмма болай гына бетмәгәч, берәр нинди препарат белән эшкәртеп чыгудан башка чара калмый. Дөрес, соңгы елларда коңгызлар азайды-азаюын. Элек «химия» белән ике тапкыр эшкәртсәм, хәзер бергә генә калдырдым. Тора-бара бу корткычлар бөтенләй дә бетәр төсле.
 
– Бәрәңгене күмү өчен теләсә нинди салам ярыймы һәм ул күп кирәкме? Аңа тычканнар ияләшмиме?
 
– Авылда 25–30 сутый җирдә бәрәңге утыртучыларга бу ысул бик кулай булыр дип уйламыйм, чөнки зур бакчаны тулысынча салам белән каплап чыгу мөмкин эш түгел. Үземнең 2 сутый бәрәңге җиренә инде әллә кайчаннан бер түк салам алып кайткан идем, әле һаман шуны кулланам. Ул саламны чыгарып түкмисең – ел саен җыелып килә, бакчага тирес тә кертәсе түгел – әзер ашлама дигән сүз. Өстәргә кирәк булса, болын-кырлардан бераз үлән чабып, машинага төяп алып кайтам да шуның белән буразналар өстен каплаштырам. Бәрәңгене күмү өчен арыш саламы әйбәт. Ник дигәндә, чәнечкеле булганлыктан, тычканнар анда ияләшми.
 
– Болай утыртылган бәрәңге буразналарын өяргә, корыга китсә, су сибәргә кирәкме? Явымлы елларда бәрәңге череп бетмиме?
 
– Нәкъ менә бәрәңге төбен өю, чүп утау кебек эшләрне яратмаучылар өчен әйбәт ысул инде ул.  Бәрәңге төбен туфрагы йомшарып, һава  керсен өчен өяләр. Ә салам астында үсә торган бәрәңгегә болай да бик йомшак, һавасы да кереп тора. Су сибүгә килгәндә, бәрәңгеләрем корырак җәйдә әйбәтрәк тә үсә әле. Салам туфрактагы дымны бик әйбәт саклый. Яңгыр берничә тапкыр яхшылап яуса, шуның белән җәй чыгарга да мөмкин. Бик корыга китсә генә сипкәлим.  Шул ук вакытта бәрәңге явымлы елларда фитофтора белән дә чирләми. Әлеге дә баягы – салам эчендә һава әйбәт йөри. Гомумән, бәрәңге үстерү эшен бик нык җиңеләйтә торган ысул бу.
 
– Ә уңышы ничегрәк була?
 
– Бер түтәлдән гадәттә 5–6 чиләк уңыш чыга. Бик килешкән елларда – күбрәк тә. Ә беренче ел утыртканда, бөтенләй дә чүпләп бетергесез булды. Уңыш җыеп алуның күңеллелеге генә ни тора! Саламны күтәреп җибәрәсең, ә астында – каз йомыркалары кебек сап-сары бәрәңгеләр тәгәрәшеп ята… Кыскасы, киңәшем шул: кечкенә генә җирдән мул уңыш алырга телисез икән, бәрәңгене саламга күмеп утыртыгыз!

Бәрәңгене саламга күмеп утырту буенча Илдар Исмәгыйлев киңәше
Туфракны эшкәртеп, иңе – 90 см, буе – 9 метр озынлыктагы түтәлләр ясыйбыз.
Туфракны 10 сантиметр (ярты көрәктән кимрәк) тирәнлектә көрәк белән ярып, ике рәт ясыйбыз.
Буразна төбенә бераз компост һәм көл сибәбез. Тиресне исә җирне эшкәрткәнче үк туфракка кертү кирәк.
Бәрәңге орлыгын, 25–30 см ара калдырып, буразналарга тезеп чыгабыз.
Буразналарны 20 см чамасы калынлыкта ярымчерегән салам белән каплыйбыз.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»