|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2021 Җәмгыять
Милли музей Казан метросында кызыклы күргәзмә оештыраТатарстан Милли музее һәм «Метроэлектротранс» МУП туган телләр һәм милләтләр берлеге елы кысаларында, Г.Тукайның 135 еллыгына багышланган проект тәкъдим итәләр. 29 апрельдә “Тукай мәйданы” метро станциясендә, танылган рәссам Бакый Урманчының “Шүрәле” әкиятенә нигезләнеп ясалган “Тукайның тылсымлы урманы” күргәзмәсе ачыла. Бакый Урманче – татар рәссамы, график, сынчы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты (1967 ел). Тукай һәм Урманче исемнәре безнең мәдәният өчен үзенчәлекле аһәңгә ия, аларның иҗатлары белән Татарстанда һәм Казанда яшәүче татарларның гына түгел, шулай ук бөтен дөньяга таралган татар халкы мәдәнияте кодының зур өлеше бәйләнгән. Бөек Габдулла Тукай мирасы берничә буын рәссамнарын һәм графикларын илһамландыра. Бакый Урманче – шагыйрьнең замандашы – шагыйрь тудырган кабатланмас образларны интерпретацияләүчеләрнең иң танылганнарының берсе. Рәссамның акварель битләре сериясе Тукайның “Шүрәле” поэмасының әкияти дөньясын гәүдәләндерә. Шүрәле – татар мифологиясендә популяр персонаж, урман чытырманлыкларында яши, бер мөгезле һәм кешеләрне кытыклап үтерергә мөмкин булган озын бармаклы җан иясе. Рәссам, тапкыр егет Былтыр тарафыннан җиңелгән, хыялый аждаһалар яшәгән тылсымлы урманда яшәгән мифологик урман иясе Шүрәлене нечкә юмор белән тасвирлый. Күргәзмә проекты өчен станциядә очраклы сайланмаган. Татар халык шагыйре исемен йөрткән станцияне бизәү өчен Тукай әкиятләрендәге төп образлар кулланылган. Ә хәзер башкалабызда һәр кешенең һәм кунакларның Бакый Урманче тудырган “Тукайның тылсымлы урманы” белән танышу мөмкинлеге бар. Күргәзмә 11.00 сәгатьтә «Тукай мәйданы» метро станциясендә ачыла.
--- |
Иң күп укылган
|