|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2021 Бәйге
«Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесе игълан ителәТатарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы яңа конкурс игълан итә - «Тәэсир» татарча видеороликлар бәйгесе. Анда һәркем катнаша ала: профессиональ видеографлар да, һәвәскәр авторлар да. Иң мөһиме, видеоролик бәйгенең шартларына туры килергә тиеш. Тема буенча чикләү юк. Бәйгедә татарча видеороликлар һәм татарлар турында яки татар теле турында рус телле роликлар катнаша ала. Эшләрне 5 кешедән торган жюри бәяләячәк. Критерийлар мондый: татар телле роликларда татар теленең камиллеге; идея оригинальлеге; ролик эчтәлегенең кызыклы, гыйбрәтле, үзенчәлекле, мәгънәле, тәрбияви булуы; техник башкарылыш (монтаж, бизәлеш, тавыш, ут, титрлар һ.б.).
Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнә: «Профессионаллар» (акчалата бүләк – 70 000 сум) һәм «Һәвәскәрләр» (3 приз – һәркайсы 10 000 сум). «Тәэсир» бәйгесе 2021 елның ахырына кадәр дәвам итә һәм акчалата бүләкләр ай саен уйнатылачак! Димәк, авторлар элегрәк төшергән роликлар белән дә катнашырга мөмкин, яңаларын эшләргә дә вакытлары бар.
Телефонга төшерелгән үзенчәлекле “сторис”, юмористик вайн, телевидение өчен эшләнелгән сыйфатлы реклама ролигы – бу бәйгедә төрледән-төрле жанрлар катнаша ала. Әмма шунысы шарт, роликның озынлыгы 5 минуттан артмаска тиеш. Бер айны бер автордан иң күбе 3 видеоролик кабул ителә. Бер үк катнашучы бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа эшләр белән катнаша ала.
«Тәэсир» бәйгесенә уңай тәэсир-тәэсоратлы видероликлар көтеп калабыз!
Бәйгенең бөтен шартлары bayge.tatar сайтында.
--- |
Иң күп укылган
|