|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2021 Җәмгыять
Милли музей һәм “Казан” аэропорты Габдулла Тукай юбилеена үзенчәлекле күргәзмә ачты (ФОТО)«Казан» халыкара аэропортында татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган «Мин биеклеккә омтылам» фотокүргәзмәсе ачылды. Аэропортның 1А терминалы галереясында урнашкан әлеге үзенчәлекле күргәзмәдә пассажирлар Тукайның һәм аның замандашларының 40 уникаль сурәтен күрә алачак. «Казанга килгән кунаклар фотокүргәзмәне карап, милли мохит — татар дөньясы белән таныша. Милли музей фондында Тукайның якыннары төшкән йөздән артык фотосурәт таптык. Шуларның утыздан артыгын күргәзмә өчен сайлап алдык», дип белдерде ТР Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алиса Вяткина. Күргәзмәдә Габдулла Тукай һәм аның дуслары — XX гасыр башы татар мәдәнияте вәкилләре бар: язучы һәм публицист Фатих Әмирхан, драматурглар Гафур Коләхмәтов, Галиәсгар Камал, Габдулла Кариев, шагыйрьләр Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, актриса Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның һ.б. сурәтләре урын алган. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин күргәзмәне Җир шарының төрле почмакларыннан килүчеләргә шагыйрьнең мирасы, әдәби даирәсе һәм татар теленең матурлыгын таныту максатыннан куелганлыгын әйтте.
--- |
Иң күп укылган
|