|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2021 Авыл
Кош-корт алганда ничек алданмаска, ничек ашатырга-үстерергә?Яз — чеби-тавык, бәбкәләр алу чоры. Гадәттә, районнарда кош-корт сатучыларга алдан чиратка язылалар. Ә кайберәүләр урамга китереп сатучылардан алуны кулайрак күрә. Тик ветеринария идарәләре андый сатучылар белән сак булырга киңәш итә. Чөнки узган ел республикада кош гриппының берничә очрагы теркәлде. Әле аннан тыш та чирләр җитәрлек. Кош-корт алганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга, ничек алданмаска? Чебиләрне ничек ашатырга? Сәхифәбез шул хакта.
Зөлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА, Питрәч районы Шихазда авылы, фермер, ветеринар:
— Тәүлеклек чебиләрне исән-сау үстерим дисәң, иң беренче шарт — стерильлек! Чебиләрне чиста чүпрәк җәелгән коры тартмага салып алып кайтырга кирәк. Ә авылга машина белән килеп сатучылардан алырга киңәш итмәс идем. Чөнки чебиләрне ничек алып кайтканнар, алар күпме вакыт сусыз барган, нинди шартларда тотканнар — белеп булмый. Ел саен төрле кешедән алганчы, намуслы сатучы табу яхшырак, минемчә. Кош сайлаганда аның кыяфәтен җентекләп карарга кирәк. Йөткермиме, төчкермиме, сәлперәеп тормыймы? Гади күз белән чебинең сәламәтлегенә бәя биреп булмый, гадәттә, авыру билгеләре соңыннан чыга.
Инфекцияләрдән саклану өчен 3-5 көн антибиотик эчерергә кирәк. Аны ветеринария даруханәләреннән алырга була (“Антибиотик широкого спектра действия”). Чеби сатучыдан: “Антибиотик эчермәдегезме?” — дип сорарга онытмагыз. Чөнки мин, мәсәлән, чебиләргә антибиотик курсы үткәрәм, витаминнарны да үзем биреп җибәрәм. Аларга 1,5 айга кадәр витаминнарны даими бирергә кирәк. Яшел чирәм ашый башлагач, туктатырга була. Үсеп җиткәнче витамин бирсәң дә зыянлы түгел.
Ашатуга килгәндә, катнаш азык яклымын. Бодай белән генә кош үсми! “Ипи, су биреп кенә чеби үстерә алмыйсыз”, — дип гел әйтәм. Рационда түп, кукуруз, арпа, үсемлек, терлек майлары да булырга тиеш. Азыкны көнгә 3 тапкыр гына биреп, кош үзенә кирәкле матдәләрне ала алмый. Су белән азык һәрвакыт алларында торырга тиеш.
Динар СӨЛӘЙМАНОВ, Балык Бистәсе районындагы Дәүләт ветеринария оешмасы җитәкчесе:
— Алыпсатарлар авылларда кош-корт сатарга чыга башлады. Кош гриппы таралу куркынычы бар, шуңа да сатучыдан ветеринария-озату документларын таләп итү мөһим. Анда кош-кортның каян алынуы языла һәм күрсәтелгән датаны игътибар белән карарга кирәк: иске документлар белән йөрмиләрме? Бу документны һәм машина номерын фотога төшерсәң, сатучының исем-фамилиясен, телефон номерын язып алсаң яхшы. Ул-бу була калса, дәгъва бирергә мөмкин. “Авылга килеп сатканнар иде” дип, билгесез сатучыга дәгъва белдереп булмый.
Рәзилә РӘСИМ |
Иң күп укылган
|