|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.04.2021 Дин
Уразада тырнак һәм чәч кистерергә ярыймы?Авыз ачу кайчан башкарыла? Азан әйткәчме яки ахшам намазын укыгачмы? Уразада авызны теш пастасы белән чистартырга ярыймы?
Бу – мәкруһ гамәл. Теш пастасын кулланган очракта, авызда аның тәме беткәнчегә кадәр су белән чайкатырга кирәк.
Авыз ачу кайчан башкарыла? Азан әйткәчме яки ахшам намазын укыгачмы?
Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: “Минем өммәтем авыз ачуны ашыктырган вакытта бәрәкәттә булачак”, – дип әйткән. Димәк, авыз ачуны ашыктыру, ягъни азан әйтүгә башкару – сөннәт.
Уразада тырнак һәм чәч кистерергә ярыймы?
Уразалы килеш тырнак кисәргә дә, чәч кистерергә дә ярый. Бу гамәлләрне госел алдыннан эшләү тагын да хәерлерәк була.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|