поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.04.2021 Җәмгыять

Халык артисты Илгиз Колючевның вафатына 40 көн

Техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самара җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самара өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы Колючевның вафатына 40 көн.

Әлмисәктән дөнья сөрә

гаделсезлек,

Күп хәвефләр күрә

шунлыктан кешелек,

Бар имгәкләр. Йөздән артып

китә яше,

Булмаса да гомер буе юньле

эше.

Иленә дә, туган-үскән

җиренә дә

Игелек юк. Пыскып ята

төтенендә.

Дөрләп янып, ил балкытып

яшәүчеләр,

Хәйран инде, җиргә күпкә

килмәгәннәр.

Шулар ала иң башына илнең

йөген,

Маяк булып алга өнди үз

милләтен.

Шулай безнең якта янды

балкып

Илгиз Кәлүч. Без беләбез

аның изге эшен.

Күтәргесез хәбәр килеп

җитте бүген,

Караңгыга манып язның

якты күген.

Милләтенә хәтта җанын

жәлләмәгән

Шәхес сүнгән. Ник туктаган

йөрәк тибешеннән?

Илгиз төп хезмәттә булды

галим,

Ул чыгарган очкычлар

яулады галәм,

Гаиләдә - тәэминләүче,

тәрбияче,

Ансамбльдә - 50 ел

җитәкче.

Ярты гасыр буе “Яшьлек”

дип яшьнәде,

Шигырь аша ана телен ул

зурлады,

Алгарышка һәм сәнгатькә

гашыйк бәндә -

Гармун моңы һәм җыр колы

булды җирдә.

Авылларга чыгып китте

кышын-җәен.

Файда, табыш эзләп

йөрмәде һич.

Кузгатты һәр татарның ул

йөрәген

Чап Уралдан Нева ярларына

хәтле.

...Менә ул юк инде. Нинди

гаделсезлек!

Йөрәк сыкрый, аны басарлык

чара юк.

Дәва - фәкать бай мирасын

яклау,

Якты истәлеген

күңелебездә саклау.
 
Наил ВАХИТОВ.
 
Самара шәһәре.
 
 
 
Үткән шимбәдә Самараның Халыклар дуслыгы йортының актлар залында өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең еллык җыелышы үткәрелде. Җыелыш башында “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров еллык исәп-хисап белән чыгыш ясады.
 
Ул “Туган тел” җәмгыятенең 30 еллыгын уздыру өчен халыктан җыелган акча күләмен атап үтте, акчаның нәрсәгә тотылганы турында да бәйнә-бәйнә сөйләде. “Халыктан җыелган акчаның бер тиене дә читкә китмәде, алай эшләргә хокукыбыз юк”, - диде ул. Ревизион комиссия рәисе Риф Нәҗмиев тә моны раслап, бухгалтер документларының төгәл алып барылуы, ел ахырына нулевой баланска чыгулары турында белдерде. Доклад нәтиҗәләренә карап, оешма әгъзалары Ильяс Гомәр улының эше белән канәгатьлек белдерделәр.
 
Көн тәртибенә куелган икенче мәсьәлә дә каршылыклар тудырмады. 2019 елның маенда Фәрхәд Мәхмүтов вафат булганнан соң аның вазифаларын Данияр Сәйфиев башкарып килде. Ләкин аңа болай да йөкләмә зур булу сәбәпле, яңа директор эзләргә туры килгән. Менә, ниһаять, бу мәсьәлә дә хәл ителде. Директор итеп оешманың актив әгъзаларының берсе булган Гүзәл Ибраһим кызы Рамазанова сайланды. “Туган тел” Советына Артур Хазиев, Илдар Әбүбәкеров, Диана Таһирова һәм Кадрия Гыйльманова кертелделәр.
 
Җыелышта тантаналы моментлар да булды – Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафинга Фатыйх Мортазин премиясе тапшырылды. Исегезгә төшереп үтәбез, бу премия татар милли оешмалары һәм региональ Диния нәзарәте тарафыннан татар җәмәгатьчелеге алдында казанышларга ирешкән шәхесләргә тапшырылып килә.
 
“Туган тел” җәмгыяте активисты, рәссам Азат абый милли мәдәният хезмәткәре Флорида Локмановага, милли матбугат хезмәткәрләре Эльмира Варфоломеевага һәм Миләүшә Газимовага, ике ел буе оешма директоры вазифаларын башкарган Данияр Сәйфиевка һәм килгән яңа директор Гүзәл Рамазановага, күп еллар буе тәмле ризыклары белән бәйрәм өстәлләребезне бизәп торган “Кулинария на Революционной” кибете җитәкчесе Равилә Кыямовага үзенең картиналарын бүләк итте.
 
Эльвира РӘФЫЙКОВА.
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 26.04.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»