|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда 10 яшьлек малай югалган - эзлиләрЧаллыда полиция хезмәткәрләре югалган 10 яшьлек Оськин Святогор Дмитриевичны эзли. Бу хакта мәгълүматны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар. Кичә кичке бишләр тирәсендә малай Яңа шәһәр, 50/07 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдыннан билгесез юнәлештә китеп барган. Әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез.
Ир баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле, ачык-яшел күзле. Кара спорт костюмы кигән булган, сул җиңендә ак төстәге язу бар, аягында соры-зәңгәр төстәге кроссовкалар. Шулай ук баланың музыкаль колонка белән тимгелле төстәге рюкзагы булган.
Югалган малай турында нинди дә булса мәгълүматы булган кешеләрнең 8 (953) 492-10-03, 8 (917) 935-27-00 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|