|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.10.2010 Мәдәният
САҖИДӘ СӨЛӘЙМАНОВА ПРЕМИЯЛӘРЕ ТАПШЫРЫЛДЫ (ФОТО)Татар шигърияте, проза һәм драматургиясе өлкәсендә бирелә торган, танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия “Татнефть” компаниясе тарафыннан 2006 елда оештырылган. Беренче әдәби премия дә шул ук елның 6 октябрендә - Саҗидә Сөләйманованың 80 еллык юбилей кичәсендә бирелгән. Премияләр өч төрле: беренче өчесе 30 мең күләмендә, түштамга белән бирелә. Тагын өч кызыксындыру премиясе 10 мең күләмендә. Шулай ук аена 1 мең бирелә торган стипендия дә булдырылган. Монысы урта һәм югары уку йортларының әдәбият өлкәсендә уңышларга ирешкән студентларына бирелә. Премияне тапшыру тантанасы Әлмәт шәһәрендә үтә.
Бу көннәрдә генә әлеге премиянең быелгы лауретлары бүләкләнде. Әлмәттә узган чаралардан фотолар белән сез дә таныша аласыз.
Лауреатлар:
Лена Сабитова-Садыкова (Иделбикә) Вакыйф Нуруллин Мансур Шиһапов
Кызыксындыру бүләге:
Әхмәтҗан Хәмәдишин (Әхмәт Дусайлы) Илүсә Нәбиуллина Габделәхәт Хәбибуллин
Студентлар:
Рүзәл Мөхәммәтшин Эльвира Һадиева Резеда Гобәева Ләйсән Фәтхетдинова Алсу Мингалимова Диләрә Умарова Римма Шәехова Александр Никулаев Лилия Вәлиева Вячеслав Климин
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|