поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
11.10.2010 Җәмгыять

«КАРА БИЗӘК – ЕРАК ҮТКӘНДӘ»

…1552 ел, 2 нче октябрьнең канлы иртәсе... Кичә генә Казан ханлыгы дип аталган бу дәүләт башкаласының урамнары буйлап хәрабәләр, үлгән кеше гәүдәләре аунап ята. Тирә-якта ыңгырашкан, сыктаган тавышлар ишетеп куя. Якында гына бала елый...

Аның елавыннан курку, ятимлек ачысы саркыла. Әле тормышның нәрсә икәнен дә белмәгән бу нәни кеше, шушы көннән читтәгеләргә бәйле булып яши башлаячагын күз алдына да китерми. Ә бәлки сизәдер?! Бәлки үзенең туачак балалары, оныкларының кайчан да телләренә битараф карый башлап, диннәрен онытачакларын аңлап, өзгәләнеп үксидер сабый?!

 

 458 ел элек булып узган вакыйгаларны хәзерге заман кешесе шул рәвешле күз алдына китерәдер, мөгаен. Халкыбыз тарихында тирән эз калдырган Җангали, Сөембикә, Явыз Иван, Шаһгалиләрнең эшчәнлекләрен, Сөембикә манарасының тарихын, чукындыру процессын һәм, ниһаять, шуларның нәтиҗәсе булып торган Хәтер көнен еш искә ала микән ватандашларыбыз? Гомумән, бу көн алар өчен нинди мәгънәгә ия икән?

 

Айгөл, КДУ студенты:

 

– Хәтер көне минем өчен – үзебезнең бөек татар милләте язмышы өчен, туган ил өчен көрәштә корбан булган әби-бабайларыбызны, бөек шәхесләрне искә алу көне. Хәтер көне елга бер үткәрелсә дә, безнең күңелләребездә милләтебезнең ул һәм кызлары кылган батырлыклар мәңге сакланырга тиеш. Безнең тормышыбызга алар сизелерлек йогынты ясаган. Кызганычка каршы, Казанда инде 5нче ел укысам да, бер тапкыр да Хәтер көненә барганым булмады. Бу без - яшьләрнең гаебе һәм олы хатасы. Аллаһ теләсә, быел ничек тә булса әлеге көнне игътибарсыз уздырмаска иде.

 

 Руслан, программист:

 

 – Хәтер көне – минем өчен күпсанлы ватандашларыбызны искә алу көне. Бу көнне билгеләп үтү бик мөһим. Бигрәк тә яшьләргә бу датаның тарихын, әһәмиятен аңлатырга кирәк. Алар үзләренең үткәннәрен белеп яшәргә тиешләр. Бабаларыбыз рухына дога кылынса, тагын да яхшырак булыр иде.

 

 Мөнирә Гафурова, башлангыч сыйныфлар укытучы:

 

 – Бу көнне халкыбыз өчен бик мөһим дип исәплим. Быел мәктәпләрдә 1 нче сентябрь көнне “Идел Болгарстаны” темасына карата класс сәгатьләре үткәрелде, презентацияләр күрсәтелде. Мондый чаралар Хәтер көне уңаеннан да үткәрелә башласа, бик күркәм күренеш булыр иде. Укучылар исә, яшь үзенчәлегенә карамастан, халкыбызның үткәне белән кызыксыналар. Алар кечкенәдән үз тарихларын өйрәнеп үсәргә тиеш.

 

Сөмбел, ТДГПУ студенты:

 

– Әлеге көн – исәпсез-хисапсыз ватандашларыбызның каны коелган көн. Йөрәкне тетрәндерерлек вакыйга бу! Бу дата халкыбыз күңелендә ныграк саклансын, онытылмасын өчен күбрәк чаралар күрергә кирәк. Зур митингмы, концерт оештырумы, мәсәлән...

 

Гөлфия Мәүлиева, ТДГПУ мөгаллимәсе:

 

– Хәтер көне сүзен ишетү белән минем күз алдыма Рәшит Җәгъфәров килеп баса. Урыны җәннәттә булсын, эшләгән эшләре дога булып барсын. Ул бу көнне билгеләп үтүне башлап йөрүчеләрдән иде. Үзем Хәтер көнен билгеләп үтүдән бик еш катнашмасам да, бу көнне һәрвакыт истә тотам.

 

 Әлбәттә, халкыбыз бу көнне хәтерли, мәгънәсен аңлый, билгеләп үтү тәкъдимнәрен кертә. Әмма хәзер инде бу дөньядан үткән бабаларыбыз өчен горурланып сөйләнгән сүзләр, митинглар гына аларга дога булып ирешер микән? Никадәр моңсу, күңелсез көн булмасын, Хәтер көне халкыбыз тарафыннан зуррак масштабта үткәрелсә, файдалырак булыр иде. Тарих битләрендәге мәгълүматлар, Хәтер көненә карата үткәрелгән җыешлышлар яшьләргә ерак үткәндәге хакыйкатьне ачып салса, ватандашларыбыз рухына күбрәк дога кылу – бакыйлыкка күчкән бабаларыбызга тынычлык бирер иде! Алар өчен бердәнбер һәм иң зур ярдәм бит ул бездән!

 

 Соңгы елларда телен рус теленә, яшәү рәвешен Европа тәртипләренә көйләгән халкыбызга бетә башлаган милләт буларак кына карый башладык. Әмма милли үсешкә каршылык никадәр генә көчле булмасын, ул үзенең яшәешен дәвам итә, кыйммәтен югалтмый. Ә иң зур алга китеш - халкыбыз арасында диннең көннән–көн үсә баруы. Ватаныбыз дини ренессанс чоры кичерә. Бу яңарыш безне әдәп-әхлак ягыннан гына түгел, милләт буларак та үз асылыбызны югалтмыйча яшәргә ярдәм итәр, Иншә Аллаһ. 1552 нче елның кара таплы бизәге бүгенге көнебезгә күз салмасын, үткәндә калсын иде.

 

P.S. Фәнни яктан караганда, Хәтер көне 12 нче октябрьгә туры килә. Әмма 21 ел рәттән инде бу истәлекле көн 15 октябрьдә үткәрелә һәм быел да шул традиция сакланачак. Бу датаны билгеләп үтү чарасы Ирек мәйданында, көндезге сәгать 10.00 да булачак.


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»