|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Казанда троллейбуста хатын-кызга ток суккан мизгелне күргән шаһитларны эзлиләр5 февральдә «Болотников урамы» тукталышында 36 яшьлек хатын-кыз троллейбуска кергән һәм тоткычка тотынган. Шул вакытта ток сугу сәбәпле, ул салоннан урамга егылып төшкән. Зыян күрүчене хастаханәгә китергәннәр. Электр тогы сугу сәбәпле, хатын-кыз зыян күргән, дип нәтиҗә ясаган медиклар.
Бу фактка карата «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фикеренчә, һәлакәт иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү аркасында килеп чыккан, дип яза Татар-информ.
«Хәзерге вакытта бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла», — дип аңлатты Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Бу һәлакәтне күргән шаһитларны Киров районы буенча тикшерү бүлегенә мөрәҗәгать итүләрен (8-843-554-21-17) үтенәләр.
--- |
Иң күп укылган
|