|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.04.2021 Милләт
“Кабинет раннего вмешательства – Иртә тыкшыну кабинеты”“Матбугат.ру” инстаграмда инде берничә ел шушы теманы алып бара. Укучыларыбыз хаталы, сәер, мәзәк, мәгънәсез тәрҗемәләрне фотоларга төшерә дә безгә җибәрә. Кайберләре шаккатыра, кайберләре ачуны китерә, ә кайберләрен күргәч, шаркылдап көләсең. Менә бүген дә шулай булды. “Кабинет раннего вмешательства” дигән элмә тактаны “Иртә тыкшыну кабинеты” дип тәрҗемә иткәннәр. 1 сәгать эчендә әлеге пост 60тан артык комментарий җыйды. Укучыларыбыз болай дип яза: “Гиннес рекордар китабына кертергә кирәк”.
“Нәмә дип тыкшыналар инде, белмичә”.
“Гугл переводчик рулит”.
“Тыкшынмасыннар, вакыты җиткәч, үзе дә була ул”.
“Әкияттер инде бу, болай язмаганнардыр”.
“Матбугат, теләсә-кая тыкшынып йөрсәң, үзеңә дә эләгер әле”
Инде укучыларыбыз еш кына сораулар бирә. Бу хаталы элмә такталарны “Матбугат.ру” инстаграмына элүдән берәр файда бармы? Үзләре белән элемтәгә чыкканыгыз бармы? Төзәтәләрме?
Җавап бирәбез. Элемтәгә чыкмыйбыз. Әмма төзәтү очраклары бар һәм шактый. Менә шушылай пазурга калдырып көлү кайвакыт нәтиҗәлерәк тә әле ул. Ә сез ничек уйлыйсыз?
--- |
Иң күп укылган
|