|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2021 Хәвеф-хәтәр
Югары Ослан районында зиратта каберләр җимерелгән?ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Татарстанның Югары Ослан районында зиратта каберләрнең җимерелүе хакындагы мәгълүматны кире кактылар, дип яза Татар-информ. Бүген гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкканча, Югары Ослан районының Шеланга авылындагы рус зиратында билгесез кешеләр, имештер, вәхшиләрчә эш иткән: киселгән агачлар чардуганнар һәм каберләр өстенә авып, аларга зыян китергән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кабер ташларына бернинди дә зыян килмәгән, зират территориясен бары тик җыештырганнар гына.
«Зиратта территорияне чүп-чар һәм карт, ауган агачлардан чистарту эшләре башкарылган. Кабер ташлары һәм чардуганнарга зыян килмәгән», — дип белдерделәр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Фото: архивтан
--- |
Иң күп укылган
|