поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
09.10.2010 Җәмгыять

БАР ДА АЛ ДА ГӨЛМЕ?

Бер генә халыкта да безнең татар кешеләре кебек үз динен, үз телен түбәнсетү, яулыклы кызларга чит планетадан килгән затлардай карау юктыр.

Ислам динебездә яулык – хатын-кызның баш киеме, аны ябып йөрү табигый, тиешле гамәл. Ни өчендер, яулык бәйләп, дин гыйлеме алган кызларга дөньядан, тормыштан артта калган, мәхлук, мескен итеп карыйлар. “Дин юлына баскач, егете дә читләшкән”, – дисең. Димәк, ул егеткә иманлы кыз кирәк булмаган. Бәлки, үзенә тиң булмавын күреп, кыз үзе ташлагандыр. Яулыклы кызлар эчеп, тартып, наркотик кадап, төнге клубларда күзләре маңгайга менгәнче үрле-кырлы сикергән егетләрне сайламый. Һәм алар ирем бүген ничек булып кайтыр икән, тагын исерекме, тавыш чыгармасмы, кайсы сөяркәсе янына китте икән, дип яшәүче “суперзаманча” хатын-кызлардан күпкә бәхетлерәк.

 

“Әбиләребез яшь чакта балаклы ыштан, озын итәкле күлмәк кигән. Яулыкларын артка таба бәйләгән”, – дияләр. Әгәр дә татар кызы булсаң, мөслимәләргә ничек киенергә киңәш биргәнче, үзең шул әбиләребез рәвешендә киенеп йөреп күрсәтергә кирәк. Башка кызлар да, бәлки, шулай киенә башлар. Әбиләребез бүгенгедәй ярымшәрә йөрмәгән бит.

 

Кызларыбыз гарәп, төрекчә киенә дип, юкны бушка аударып, лаф орган арада, әнә урамнарыбызны “папуаслар”, “аборигеннар” басты. Кызлар син теләгәнчә, әбиләребез кебек кенә түгел, тагын да ераграк ыру, кыргый кабилә халкы сыман ярымшәрә йөри. Кофта дигәне күкрәк турысында һәм аста ике тукыма кисәге. Бил елдан-ел түбәнрәк төшә. Арт сандагы уемнар ярылып ята. Җитмәсә, күрми калмагыз дигән төсле, җенес әгъзасыннан аз гына өстәрәк татуировка чәпәп куелган. Чалбар, итәктән эчке кием күренеп тору – төп шарт. Кроссовка бавыдай стринг тарттырганы да, аэродром хәтле арт санга парашют хәтле ыштан кигәне дә мода артыннан куа. Иренгә, биткә, кендеккә, тагын без күрмәгән әллә кайларга алка таккан. Бармак арасында сигарет, икенче кулда сыра шешәсе. Болар да татар кызлары. Бу “ультрамодный” замана кызларыннан егетләр дә калышмый. Муенда мәрҗән, биттә, борын, ирендә, кашта пирсинг, колакта алка. Чалбар төбе тез башына кадәр салынган. Йөргәндә аяк балтырларына бәрелүче алагаем озын баулы сумкасын иңенә аскан. Шөкер, Аллаһы Тәгалә безне ике генә җенесле итеп яралткан. Өченче зат әлегә юк. Шулай да ни ир кеше, ни хатны-кыз булмаган затлар күбәеп бара.

 

Яулыклы туташ-ханымнар да безнең кебек үк тулы тормыш белән яши. Уйлаганыңча, үз эченә бикләнеп, кеше белән аралашмыйча, дини китаплар гына укып утырмый. Дин гыйлемен дә өстәп тора, уразасын да калдырмый. Дөньядагы һәр яңалыктан, модадан да хәбәрдар. Дини белемгә ия булу өчен, акыллы, тырыш, нык ихтыяр көче, тәрбияле булу кирәк. Иманлы, намазлы кешенең вакыты да, эше дә, тормышы да бәрәкәтле.

 

Бар егетләр дә ярымшәрә кызларны ярата дип уйласак, ялгышабыз. Күршемдә акыллы гына рус егете бар. “Утырганда кызларның арт яктан итәк, чалбарлары бөтенләй аска төшеп китә. Арт шәрифләре тулысы белән ачыла. И-и, җирәнәм дә инде шулардан”, – ди.

 

Яулык ябучы инсафлы кызларыбызны гел тәнкыйтьләп тормасак иде. Ә яулык ябуны, шулай киенүне модага иярү диючеләргә шуны әйтер идем. Сез дә бер ай, бер атна яки бер генә көн шулай киенеп, эшкә, кибеткә барып, шәһәрдә йөреп кайтыгыз.

 

Мөселман кызлары туры, дөрес юлны тапкан. Алар күбрәк булсын иде. Ә менә татар кызлары арасында эмо, готлар, наркоман, алсулар бармы? Фәхешханә, трассаларда күпме татар кызы? Гомер бакый халкыбызда сабыйлар иң газизләре булган. Бүген балалар көчекләрдән дә кадерсезгә әйләнеп бара. Чүплектә, подъездларда ташланган, сукбайлыкка чыккан, “әни” сүзен әйтергә тилмергән, балалар йортында тәрбияләнүчеләрне арттырган “күке”ләр арасында татар кызлары күпме? Эчкече, җинаятьчеләр, бомжлар сафында татар хатын-кызлары бармы? Бар да ал да гөл, бөтен проблема яулыклы кызларга терәлдеме? Туган телебез, милләтебез, динебезне тагын да күтәрү өчен хәл итәсе, уртага салып сөйләшәсе мәсьәләләр болай да күп. Мөслимәләрнең яулыкларын ничек бәйләүләрен зур мәсьәлә итеп күтәргәнче, мөһимрәк проблемаларны күрсәк файдалырак булыр иде.


Фәния СӨНГАТУЛЛИНА
Тatar-islam.ru
№ |
Тatar-islam.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»