поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
16.04.2021 Язмыш

«Башта – ирем, аннан улым үлде, хәзер инде йорт-җирсез дә калдым»

Апас районының Каратун бистәсендә бер йортта ут чыга. Төнге унбер тулып киткәч була бу хәл. Әле ярый, ул чакта өйдә кеше булмый. Әгәр йоклаган булсам, чыга да алмас идем, ди хәзер хуҗабикә. Фрадия Шәрәфуллина ул вакытта Түбән Камада кунакта була. Шәһәрдән аны күңелсез хәбәр чакырып кайтара.

– Авыл кешеләре янгын сүндерүчеләрне чакырта. Башта гараж яна дигән хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, сарай, кош-кортлар кетәклегенә дә ут капкан була. Ут өй эченә дә үрмәли. Бөтен җир яна башлый. Әле ярый янгын сүндерүчеләр газ шартлауга юл куймый. Кереп ябып куялар, – ди ул.
 
Фрадия апа өенә кемдер ут төрткән дигән фикерне әйтә. Баксаң, өйнең бер тәрәзәсе ватык булган. Газ плитәсенең бер комфоркасы эшләп торган, ди. Әлегә тикшерүчеләр утның каян килеп чыкканын ачыклый. Ә Фрадия апа вакытлыча кешедә яшәргә мәҗбүр.
 
– Гомерем буе авырлык күреп яшәдем. Башта ирем, аннан соң улым үлде. Бер улымның да язмышы авыр булды. Шушы хәсрәтләр белән яшәгәндә, инде йорт-җирсез дә калдым. Өемнең тышкы ягы начар булмаса да, эчендә яшәрлек түгел, – ди ул.–  Бер пенсия акчасына гына киредән өйне тәртипкә китерә алмыйм. Шушы хәлләрдән соң, әле дә җаныма тынычлык табып булмый. Ни өчен шулай килеп чыкты икән дип башымны ватам. Кемгә зыяным тиде икән, дип тә уйлыйм. Авыруга сабыштым. Өем дөрләп янганны күргәч, табибларсыз булмады. Аңымны җуя язганмын.
 
Фрадия апа моңарчы да гел авырып торган. Әле берничә ай элек кенә аякларына катлаулы операция саткан булган.
 
–  Моның кадәр авыр хәсрәт күрермен димәгән идем. Гомер буе җыйган малым мизгел эчендә юкка чыкты. Хәлем бик авыр. Бу хәсрәт башыма бәрмәсә ярар иде дип теләп йөрим. Әле ярый янымда якыннарым, авылдашларым бар. Алар булмаса, нишләр идем? Үзләрендә яшәтеп торулары бер хәл, өметемне өзмәскә кушып, күңелемне үсендереп торалар. Әмма елап утырып эш чыкмый. Ничек тә үз нигеземә кайтып, йортны тәртипкә китерәсе иде. Өйнең эчләрен ясату зур чыгымнар сорый. Кемнән ярдәм сорарга да белмим. Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгына барырга җыенам. Ул ярдәм итмәсме, – ди Фрадия апа.
 
Мәрхәмәтле авылдашлары Фрадия апага ярдәм йөзеннән акча җыя башлаганнар.  Алар бөтен республика белән бергәләп, әлеге игелекле эштә катнашуыбызны үтенә. “Халык төкерсә, күл була”, – ди алар. Фрадия апа да газета укучылардан ярдәм сорый.
 
– Миңа инде 67 яшь. Калган гомеремне тыныч кына үткәрәсе иде. Үз нигеземне бик сагынам. Йортны төзекләндерергә ярдәм итүегезне сорыйм. Соңгы өмет сездә, изге күңелле кешеләр, – ди ул.
 
Булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Фрадия Харис кызы Шәрәфуллина исемендәге Саклык банкы картасы: 2202 2005 9410 2103. Карта 89179107116 телефон номерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»