поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.04.2021 Могҗиза

Җеннәр бар, безнең янәшәдә генә!

Әле күптән түгел генә Шәмәрдән авылына кунакка килгәч, җомга намазына мәчеткә барырга җыендым. Намаз башланырга ярты сәгать вакыт бар иде әле, халык җыелмаган. Яңа матур мәчетнең аскы катын карап меним, үзебезнең Арча мәчетләреннән ние белән аерыла икән дип кызыксынып, төшеп киттем.

Һәм... гаҗәпләнү, шаккатуымның чиге булмады. Андагы бүлмәләр, заллар — санап бетерерлек түгел: уку сыйныфлары, уңайлы намаз заллары, ирләр, хатын-кызлар өчен аерым тәһа­рәтханәләр, ашханә, кухня, ял бүлмәсе, газ котельные... Балаларны укыту сыйныфына тәнәфестә сикереп уйнау өчен зур батутка кадәр куелган. Авыл мәчетендә бит ул, әле Арчада да мондый матур мәчет юк. Сокланып бүлмәләрне карап йөрим шулай, вакыт үтә. Сәгать унике тулды, өске каттан азан тавышы яңгырый башлады. Ашы­гып чыгып, өстәге намаз залына мен­мәкче булам. Ә кергән ишекне таба гына алмыйм, чыга алмыйм бит. Нәрсә бу? Аркама салкын тир бәреп чыкты. Намазга соңга калам дип, бүлмәләр аша йөгерә башладым. Лабиринттагы кебек зал, бүлмәләр аша сулуым кабып йөгерәм, тик чыгып булмый, чөнки ишек табылмый.
 
Кинәт башыма уй төште: «Тәлгать, ашыкма, утырып уйла, кайсы яктан кердең, беренче каттагы кайсы ишектән төштең, таба алмасаң — шакырсың, кычкырырсың...» Тукта әле, мин монда рөхсәтсез кердем түгелме соң? Мине җеннәр адаштырмады микән дип тә уйлыйм. Шунда: «Я, Аллам, ярдәм ит, намазга соңга калдырма!» — дип уйлавым, әллә әйтүем­ булды — барган җиремнән­ кинәт кенә каршымда ишек пәйда булды!..
 
Мин менгәндә өске каттагы намаз залында намаз башланмаган, имам-хатыйп вәгазь генә сөйләп тора иде. Бу хәлне, үземнең мәчет идән астында адашып йөрүемне кат-кат уйлап, шундый нәтиҗәгә килдем. Мин рөхсәтсез Аллаһ йортына кердем ләбаса. Шәригать кануннары буенча мин хуҗадан, имам-хатыйптан рөхсәт сорап, «Бисмилла!» укып керергә тиеш идем лә. Кеше өенә кергәндә дә, ишеген шакып, хуҗа рөхсәт итсә генә сәлам биреп кенә керәсе икәнен дә белә идем. Мине шулай эшләгән өчен җеннәр адаштыргандыр, бәлки.
 
Казанда мәдрәсәдә укыганда бер мөгаллим җеннәр турында бик кызыклы һәм файдалы гыйлем биргән иде.
 
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә: «Җенне һәм кешене миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем. Мин алардан ризык сорамыйм һәм Мине ризыкландыруларын да сорамыйм» («Әз-Зәрият», 51/56). «Җен» сүзе «яшерен», «яшеренергә» дигән мәгънәгә ия. Алар кеше күзенә күренмәгәнгә шулай аталганнар. «Аллаһ Адәмне янган кирпеч кебек булган кипкән балчыктан бар кылды. Дәки Җенне (җеннәрнең анасын) төтенсез булган ут ялкыныннан бар кылды». («Әр-Рахмән», 55/14-15). Аллаһы Тәгалә Адәмгә сәҗдә кылырга әмер иткәч, Иблис буйсынмыйча, җәннәттән куылганын укып беләбез. Җеннәр безне күрә, ә без аларны күрмибез. Аларның хатыннары, балалары бар. Алар нәкъ безнең кебек гаилә кора, бала үстерә икән. Коръәндә язылганча, җеннәр кешеләрне адаштыралар, ризык та ашыйлар. Аллаһ аларга сөяк, хайван тизәге, күмерне ризык иткән. Шайтан ризыкны кешенең ашавы аркылы ала, әгәр кеше, ашар алдыннан, Аллаһның исемен зикер итмәсә, әйтмәсә. Аларга төрле формага керү код­рәте бирелгән. Җеннәр үз сурәтләрендә кешеләргә күренмиләр, ләкин башка төрле сурәттә күренергә мөмкин: кеше сурәтендә, ак елан, кара эт, кара мәче. Шулай ук җен үлгән кеше кыяфәтендә килергә дә мөмкин. Ләкин бу хәл күбрәк кәферләр (Аллаһны кире кагучылар) яки иманнары дөрес булмаганнар белән була икән.
 
Җеннәр җир йөзендә, аулак җирләрдә яши: тау куышларында (мәгарә­ләрдә), сулыкларда, чокырларда, тауларда, күмелгән җирләрдә, нәҗесле урыннарда, базарларда, бәд­рәфләрдә, кайберләре хәтта өйләрдә дә яшәргә мөмкин.
 
Язмамны тагын да дәлилләү өчен бер таны­шымның сөйләгәнен бәян итим.
 
— Мин гомерем буе төзелештә эшләдем, — дип сөйләгән иде ул. — Олыгайган көнемдә мәдрәсәгә укырга кердем, туган авылым Шәледә мәчет салырга уйладым. Акча ягы такыр, әмма туган-тумача, дус-иш күп, тәвәккәлләп, Казаннан авылга кирпеч, такта ташый башладым. Ике ел эчендә түбә астына керттек. Зур рәхмәт авылым халкына, бик булыштылар. Беркөнне кулыма эш кораллары тотып, үзем­нең мәчеткә бары­шым. Кинәт каршыма ала­гаем зур кап-кара эт килеп басты. Күзләрен кан баскан, телен асылындырган, селәгәе агып тора. Котым очты, калтырый башладым. Бу кара эт өрми дә, минем күзгә карап тик басып торуын белә. Кычкыра да алмыйм, катып калдым, тамагым кипте, йөрәгем дө­пелди. Кулларымны да селкетә алмыйм. Шунда каршымдагы йорттан сөйләшә- сөйләшә ике хатын чыкты да миңа таба килә башладылар. Алар кара этнең минем каршымда басып торганын күреп, кулларын селки-селки кычкыра башладылар. Ышанасыңмы, юкмы: шул мизгелдә теге кара эт эрегәндәй юкка чыкты. Хатын-кызлар белән тыкрыктан, урамнан кара этне эзләп йөрдек. Бер җир­дә дә юк иде. Мин аның җен, шайтан икәнен соңыннан, хәлләрем яхшыргач кына аңладым.
 
Менә шулай, җәмәгать. Җеннәр турында без нәни чагыбыздан ук ишетеп, укып беләбез. Шуңа күрә Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, матур уй-теләкләр белән яшәп, һәрвакыт «Бисмилла»ны әйтеп йөрү мәслихәт булыр.
 
Тәлгать ГОМӘРОВ. Арча

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.04.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»