поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.04.2021 Ана теле

“Чит сөйләм”. Калька-калып-штамп хастасыннан ничек котылырга? (ДӘВАМЫ)

Үткән язманы болай дип очлаган идек. “ Беләм: калька белән көрәш бүген дә бара. Ниндиерәк алымнар кулланыла? Бергәләп ачыклауның файдасы булмый калмас”. Безнең язмаларны ким дигәндә өч йөзләп кеше укый, уйлана. Автор белән болай аралашулар да булгалый. Бергәләп киңәш тотабыз.

Башта бу язмадан соң үзем борчылып теркәгән мисаллар: “Хәзергесе көндә; (Таяну ноктасы. 26 март. 2021). Иҗтимагый киңлек (Татарстан радиосы. Дек. 2020. ТНВ. Хәбәрләр. Гыйнв. 2021)  Казанда берничә иҗтимагый киңлек. Нәрсә бу? Мәгънәсен эзлим: Күп кеше йөри (җыела) торган урын. Җәмәгать урыны ( Җәмәгать транспорты, кебек).
 
Яңа калькаларга борчылучылар мин генә түгел икән – интернетчыларыбыздан да фикерләр килде. Менә даими фикердәшебез Илгиз: “Авторның коллекциясенә: Мәктәпләрдә хәзер татар балалары "Арктика чүлләре"(!) өйрәнәләр. Бусы инде "Арктические пустыни"ның татарчасы була”.
   
Иң үрчемле калька  чыганагы ул – тәрҗемә. Урысча уйлап татарча әйтергә мәҗбүр чара. Бүген татарның күпчелек иҗтимсөйләме шул алымга көйләнгән. Менә “Солтан Разыя” фильмын карап утырам. “Солтан күзлегеннән караганда без болай эшләргә тиеш түгел”, ди бер гади каравылчы. “Разыя туташ күзлегеннән караганда бу бик гөнаһлы гамәл”, ди икенче бер хезмәтче. Икесе дә бик конкрет (гади сөйләмле) персонаҗ. Ә солтанның да, Разыяның да күзлеге юк.Тамашачы бит моны күрә. Ул аңлый: татарча мәгънә бит күзлекне түгел,  ә аларның фикри карашы дигән төшенчәне белдерергә тиеш.
   
Әлеге борчылуыма  күптәнге ярадан  да әрнү өстәлә: бу калыпка борчылып мин инде заманында язган да булганмын.  “Яңа гасыр” тапшыруын алып баручы: “Йолдызлар күзлегеннән караш  ташлыйбыз”, ди.  Йолдызнамә фаразында. “Йолдызлар да күзлек кия микәнни?!” Әле ярый  безнең кайбер яшь журналистлар кебек “күзлегеннән чыгып карыйлар”, дип сөйләмәде.
Ә бит күзлегеннән чыгып дигән икеләтә калька нык таралып китте. “Балалар күзлегеннән Казан урамнары”, ди “Татарстан” радиосы.
   
Моннан унөч ел элек (Мәдәни җомга, Итуган тел..., дек. 2008); болай дип язганмын: “Кәсәфәтне кисәтәсе, үзләре кулланудан туктап, укучыларына үрнәк күрсәтәсе урынга матбугат, радио-телевидениенең сөйләме  соңгы вакытта чуарланганнан-чуарлана. “Калька” дигән зәхмәт телебезне көннән-көн көчлерәк кимерә бара. Урысча уйлап, төшенчәне татарча әйтергә маташу чире. Күрә торып ялгыш мәгънә әйтү; сөйләмдә төгәлсезлеккә, мәгънәсезлеккә юл кую. Бүген алар йөзләрчә: авторитет белән файдалана, роль туры килә, эшлекле визит (эш визиты урынына), әйтәсе килә (әйтәм урынына) һ.б.
   
Иң таралганы, иң мәгънәсезе  – чыгып (күзәтүләрдән чыгып нәтиҗә ясау; сезнең сүзләрдән чыгып әйтәм; мәнфәгатьтән чыгып хәл итү һ.б.).     Соңгы тәүлек эчендә 20 көнлек яңгыр яуды;   Путин 8 генералны эшеннән азат итте. Эштә көчләп тотканнар иде мени?! Булдыра алмаганга, эшеннән алдылар, кудылар бит. Урысчасы да “снял с должности”, эшеннән алдылар; вазыйфасыннан алдылар; Ягъни тискәре гамәл, ә “азат итү”нең тискәре төсмере юк;
   
“Мәгърифәт” газеты  бигрәк тә арттырып җибәрде – күптән түгел үзенең реклам язуында ул дөньяга “Мәгърифәт” күзлеге аша карарга тәкъдим итә. Күзлеген дә ясап куйганнар. Күзлек бит – ул зәгыйфьлек, кимчелек билгесе. Бигрәк тә газет дөньяга ачык караш, сәламәт күз белән карарга тиеш. Безгә шундый газетлар кирәк. Ә моны каләмдәшләр белмимени? Белә, әлбәттә, ә менә калька дигән зәхмәт аларны миңрәүләткән, ни уйлаганнарын, ни әйткәннәрен үзләре дә тоймый башлаган”.
   
Андый газет үзе бүген юк, әмма моңа сөенеп булмый. калька яши бирә,  телебезне җимерә бирә.                                                  
 
Матбугатта, радио, телевидениедә иң тешкә тигән калька ул бүген, әлеге дә баягы шул, “өстәл артында утыру”, “руль артында утыру”. Сагынырсың менә болай дип язган Хәсән Сарьянны:  –Әйдә, син дә табынга утыр! Без гримлы битләрне юып, төзәнеп-таранып, өстәл әйләнә утырыштык.
 
Элек тәнкыйтьләнеп тә бүген дә борчылып теркәлгән мисаллар күбрәк шул. Менә иң соңгылары: Эш сәфәре  урынына Эшлекле сәфәр ;  Җәмәгать палатасы. рынына Иҗтимагый палата. Сабан туе урынына Сабантуй. Депутат “аттестацион комиссия” диде.Аттестация комиссиясе урынына. Дәүләт  Советы утырышын алып баручы  “татар халык”, “рус халык” ди  (Татар халкы. урыс халкы урынына).   Җәмәгать эше урынына иҗтимагый эшчәнлек (И.Таһиров).
   
Хәер, өмет дигән якты нурыбыз бүген дә бөтенләй үк сүнмәгән -- телебезнең кадерен, тәмен белүчеләр, шөкер, бар. Аларның табышлары да  теркәлә килә:  “Азатлык” радиосы журналисты “Пхеньян сөйләшүләр өстәленә утыра”, диде. Саф татарча шушы сүзне ишеткәч, хәтта сәер булып китте – менә кая китереп җиткергән безне калька зәхмәте! (Мәдәни җомга. И туган тел...2006, февраль).
   
Ә бит үзебезнең уңай  калыпларыбыз – телбизәкләребез  күпме . Нигә безне шулар “басмый?”. Менә “Туган җир” тапшыруын тыңлаганда теркәп куйганмын:  Ат җене кагылган; Имәндә икән чикләвек;  Аерма – җир белән күк арасы (Бу инде ике калып бергә кушылып ясалган  (икесендә дә җир дә күк тә бар).
   
Сөйләмебездә шушындыйларын күбрәк куллану җаен табыйк, ә тегеләреннән ничек тә котылу юлларын эзлик.
                                      Илдар Низамов,
                  филология фәннәре докторы.

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.04.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»