поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.04.2021 Мәдәният

Салават Фәтхетдинов: «Инстаграм аша дөнья бутап, шуннан тәм табып яшәүчеләр бар. Андыйларны кызганам мин»

Бүген “Ак барс” үз бозында “Авангард” белән очраша. Җиңелгән очракта Казан командасы Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов “Ак барс” җанатары буларак билгеле, әмма ул команданың уеныннан канәгать түгел икән.

– Бу арада халык хоккей дип шаша. Сез дә карыйсыздыр инде, Салават абый?
– “Авангард”ка ике тапкыр җиңелгәч, карамаска уйлаган идем, хәзер менә ничек карамыйсың?
 
– “Салават Юлаев”ка каршы уйннаганда авыр булмадымы? Башкортстанда туып-үскән кеше буларак…
– “Ак барс” өчен җан атам мин. Кешене дә, спортны, әйберне йә яратам, йә яратмыйм. Күчеп йөри торган кеше түгел мин.
 
– Шулай да быел тавыш күп булды. Башта гимн уйнаганда барабан кактылар дип шау-шу чыгардылар. Аннары безнең җырчыларны Башкортстанга кертмиләр дип зарландылар. Ботка артык куермадымы?
– Ботка бутаган саен куера. Бәхәскә лаек вакыйга түгел бу. Бер очрактан сәясәт ясарга кирәкми. Адәм хурына калган, мескен милләт түгел без. Кайбер кеше Инстаграм аша дөнья бутап, яшерен камерага нидер төшереп, шуннан тәм табып яши. Андыйларны кызганам мин. Кеше үз эшен, җиренә җиткереп башкарырга тиеш.
 
– “Ак барс”быел нишләр?
– Ярый “Салават Юлаев”ны моңарчы булмаганча, 4:0 исәбе белән оттылар инде. Тик мин максималист буларак “Ак барс”ның уеныннан канәгать түгел. Миңа ошамаган хоккейчылар да бар. Артыгын җан атсаң, үзеңне бетерәсең. Клуб буларак оешкан командаларны бик якын кабул итмим. Чөнки читтән килгән уенчылар – Канада, Финляндия, Чехия хоккейчылары өчен сөенеп утырасым килми. Татарстаннан чыккан егетләр булса аңлыйм әле. Ә менә җыелма команда өчен рәхәтләнеп җан атам. Бу минем принципаль фикерем. Икенчедән, әйткәнемчә, максималист кеше мин. Шуңа күрә улымның да машинасына язып куйдым: “Иң мөһиме – җиңү, катнашу түгел”.
Фото: realnoevremya.ru

 


---
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.04.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»